Среда, 14 февраля 2018 12:35 // Прочитано 606 раз

Сәләт оешмасы яңа проектларга нигез сала

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). "Сәләт" оешмасында әйдаман булып эшләү өчен татар телен яхшы белергә кирәк. “Сәләт”тә быел 15 мең бала һәм яшьләр өчен җәйге ял оештырылачак. Бу хакта “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белдерде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Сәләт” яшьләр оешмасының сәләтле балаларның потенциалын ачуга юнәлдерелгән 2018 ел проектлары хакында сөйләшү булып узды. Журналистлар белән очрашуда “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” яшьләр үзәге директор урынбасары Альбина Кадыйрова һәм “Сәләт” клубы президенты Игорь Смирнов катнашты.

“Сәләт”тә гаризалар кабул итү узган елның октябрь аенда ук башлап җибәрдек, - ди Тимур Сөләйманов. - Сентябрь аеннан “Әйдаманнар” мәктәбе эшли. 21 февраль көнне “Сәләт” йортында "Туган тел" көненә багышланган чара узачак. Сәләтнең 20 клубы бар, аларның һәрберсендә төрледән төрле чаралар уза. Ә апрель аенда Мирза Мәхмүтов исемендәге фәнни-гамәли конференция оештырачакбыз. Биләрдә исә, атна саен проектлар үткәрелеп тора. Шулай да "Сәләт"нең тулы мохитын җәй көне генә чын-чынлап тоеп булачак. Меңләгән сәлкеш белән очрашабыз. Балалар сәлкешләргә, студентлар әйдаманнарга әверелә торган чор ул. Быел җәй көне “Сәләт”тә 24 смена эшлиячәк”.

Спикерлар билгеләп узганча, быел “Сәләт”тә 30 алан эшләр дип көтелә. Ел саен "Сәләт"нең җәйге профильле сменалары һәм форумнары Татарстан республикасыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән (Казахстан, Азербайҗан, Чехия, Австралия, Америка, Германия, Испания, Канада һ.б) 10 меңнән артык балаларны туплый.

Бу сан быел 15 меңгә кадәр артачак. Чөнки Биләрдә 2018 елда “Сәләт”нең VI халыкара яшьләр белем бирү форумы оештырылачак. Форум 21 июннән 8 августка кадәр дәвам ителер, дип көтелә.

“Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова үз чыгышында яңа профиль сменаларга тукталып узды. Анапада “Сәләт-Аршан” сменасы үз эшчәнлеген кабаттан башлап җибәрәчәк. “Фәнсар”, “Сәләт-Акбүре” – Татарстанның сәләтле балаларын барлый, аларны таныта, үстерә. Сменаның уку-укыту программасы оратырлык осталыгы, тайм-менеджментка  нигезләнә.

“Тагын бер яңалык “Сәләт-Олимп” мәктәбе үз җәйге сменасын оештырачак, - ди Айгөл Габдрахманова. -  Моңарчы ул уку елы дәвамында, мәктәп каникуллары вакытында гына үтә иде. 2018 елдан “Сәләт-Олимп үз форматын тулысынча үзгәртә. Балалар июнь айларында ук олимпиадаларга, БДИга,ТДИга әзерләнә алачак. Укучылар белән квалификацияле белгечләр, югары уку йортлары педагоголары эш алып барачак”.

“Сәләт”кә сәләтле, ә иң мөһиме теләге булган, татар мохитын үз итәрдәй балалар туплана. Ә инде аларның әйдаманнары итеп татар телен камил белгәннәр генә сайлана.

"Әйдаманнарның 90 проценты кичәге сәлкешләр. Әйдаман булу өчен татар телен белергә кирәк, чөнки “Сәләт” татар телле мохит. Биредә өч телдә аралашу бара. Әйдаманнарны сайлап алганда, алар татар телендә инша язалар һәм “Әйдаманнар” мәктәбе узалар. “Сәләт”кә, исеменнән күренгәнчә, сәләтле балалар сайланып алына, шулай булгач, әйдаманнарның да ниндидер сәләтләре булырга тиеш. Шулай ук педагог, психолог сәләтләре дә булырга тиеш", - дип саный “Сәләт” җитәкчеләре.

“Сәләт” оешмасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда, Башкортстанда, Чувашиядә һәм Самара өлкәсендә, Канадада 25 профиль смена, фестивальләр, форумнар оештыра. Быел Кара диңгез ярында да каникулларны файдалы итеп үткәрергә мөмкин булачак. Сәләт проектларының программалары балалалар һәм яшьләрнең интелектуаль потенциалының үсешенә, актив тормыш позициясен булдыруга, уңышка ирешүгә, шәхси үсешенә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Сәләт проектларында катнашу өчен гаризаларны portfolio-selet.ru сайтына җибәрергә кирәк.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+