Реклама

Понедельник, 19 февраля 2018 05:36 // Прочитано 373 раз

“Мирас” татар музыкасы фестивале архивларда онытылган ноталарны дөньяга чыгара

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең “кухнясын” ачты. Фестивальнең арт-директоры концерт алдыннан журналистларга фестивальнең әзерләнү чоры турында сөйләде.

“Сәхнәдә яңгыраган музыка – ул эшнең нәтиҗәсе. Ә бит мирасны күтәрүнең “кара эше” дә бар, - диде Вадим Дулат-Алеев. - Без эшебезне ноталарны эзләүдән башлыйбыз. Аларның нинди хәлдә саклануын әйтеп тормыйм – төрлечә була. Аннары ул партитураларны бастырырга һәм партияләргә бүләргә кирәк. Ягъни күзгә күренмәгән зур күләмле эш эшләнә. Шуннан соң гына ул сәхнәгә күтәрелә һәм аны безнең искиткеч оркестр яңгырата. Миңа ул көйләрнең маэстро интерпретациясендә ничек яңгыравы кызыклы”.

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестры уздыра. 
Быел фестивальнең беренче концерты күренекле дирижер Фуат Мансуровның тууына 90 еллыгына багышланды. Концертның дирижеры - Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский. Концертта Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин, Резидә Әхиярова әсәрләре яңгырады.

Фестивальнең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев программага кертелгән әсәрләрнең кайберләре 50-60 ел яңгырамаган булуын искәртте.

“Бүгенге концерт искиткеч әйбәт үтте. Сладковский татар музыкасының ноталарга яшерелгән гүзәллеген ача алды”, - дип бәяләде Вадим Дулат-Алеев “Татар-информ” хәбәрчесенә 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+