Вторник, 20 февраля 2018 13:54 // Прочитано 365 раз

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләүне хуплады

(Казан, 20 февраль, Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Ләйлә Фазлыева Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына тәкъдим ителде. Бүген бу мәсьәлә Дәүләт Советы утырышында каралды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин социаль сәясәт комитетының үзенең утырышында Фазлыева кандидатурасын каравын билгеләп узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу кандидатураның Татарстан Президенты тәкъдиме белән кертелүен искәртте. “Ләйлә Ринатовна Президент ярдәмчесе вазифасында социаль мәсьәләләр өчен җаваплы булды, сәламәтлек саклау, социаль яклау, пенсия белән тәэминат кебек юнәлешләрне контрольдә тотты. Муниципаль хезмәттә җаваплы вазифаларда зур тәҗрибәсе мөһим роль уйнады. 2007 елдан Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары, 2011-2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булды. Эш дәверендә үзен булдыклы җитәкче, профессионал, актив тормыш позициясе булган максатчан кеше итеп күрсәтте. Республикада социаль мәсьәләләрне хәл итү әһәмиятле сорауларның берсе булып тора. Ләйлә Фазлыева вице-премьер вазифасында социаль мәсьәләләр блогын алып барачак. Социаль юнәлешле иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәк”, - дип Хөкүмәт башлыгы депутатлардан аның кандидатурасын хуплауларын сорады.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова парламентарийларга Президент тәкъдиме белән ризалашуны киңәш итте. Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча электрон тавыш бирүне тәкъдим итте. Парламентарийлар Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады.

татар-информ

Фото: архив gossov.tatarstan.ru




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+