Вторник, 20 февраля 2018 13:13 // Прочитано 695 раз

Яңа вазифага билгеләнгән Ләйлә Фазлыева планнары белән уртаклашты

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Ләйлә Фазлыеваның Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнгәнлеге мәгълүм булды. Ул социаль сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы булачак. Республиканың тугызынчы вице-премьеры журналистларга үзенең эшчәнлеге буенча кыскача планнары белән уртаклашты.

“Социаль сәясәт һәрвакыт катлаулы, дип уйлыйм. Әмма бер стратегия бар: ашыгычтан - мөһимгә таба. Социаль тармак өчен бу һәрвакыт гамәлдә”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлек актив булачагын ассызыклады. “Бүген, 10-15 ел элеккегә караганда, иҗтимагый оешмалар күпкә статуслырак. Иҗтимагый оешмалар гражданнар җәмгыяте институты булып тора. Президент Аппаратында без иҗтимагый оешмалар белән эшләдек. Хәзер дә бу эш дәвам иттереләчәк. Хезмәттәшлек механизмнары шул ук калачак, кайбер өлкәләрдә бераз яңа сулыш өрелер, дип уйлыйм. Еш кына иҗтимагый оешмалар белән эшләгән вакытта, аларны ишетә белү мөһим. Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек яңа сулыш алыр, дип уйлыйм. Социаль өлкәдә төп стратегияләрнең берсе - ачык булу. Ачык булу бик кыен. Һәр кеше белән аерым эшләү мөһим һәм катлаулы”, - дип билгеләп узды Фазлыева.

татар-информ

Фото: архив/Расих Фасхутдинов

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+