Реклама

Среда, 21 февраля 2018 13:05 // Прочитано 276 раз

"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты өченче бөтенроссия "Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесен игълан итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгенең мәгълүмати ярдәмчеләре: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Яңа гасыр” ААҖ.

Бәйге 20 февральдән 1 июньгә кадәр үткәрелә. Чарада 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге теләге булган һәр бала катнаша ала.  Катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 18 мартка кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

19 марттан 22 апрельгә кадәр Оештыру комитеты конкурсантларның эшләрен www.tatar-congress.org адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәгә урнаштырып барачак.

23 апрельдән 2 майга кадәр интернет аша тавыш бирү оештырылачак. Нәтиҗәләр 3-8  май көннәрендә ясалачак.

Бәйгедә җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк. Финал Казанда 1 июньдә була.

Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәсендә башкарыла (www.tatar-congress.org). Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин, ләкин моны тавыш бирү дәверендә бары тик бер генә мәртәбә башкарып булачак.

Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый.

Балалар иҗаты бәйгесе номинацияләргә һәм яшь группаларына бүленгән. Җиңүчеләр һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә аерым ачыклана. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация һәм һәр яшь категориясе буенча 3 җиңүче билгеләнә.

Конкурста катнашып җиңү яулый алмаган балаларга катнашу турында сертификатлар бирелмәячәк.

Барлык эшләрне түбәндәге адреска юлларга кирәк: e-mail: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+