Реклама

Четверг, 22 февраля 2018 07:24 // Прочитано 452 раз

Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бүген районның йомгаклау сессиясендә Казанбаш авылында күпләп балалар агулану очрагы буенча фикерен белдерде. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы чыгышында мәктәп балалары күпләп агуланган очракка тукталмый булдыра алмый иде. “Кызганычка каршы, бу очрак профилактика чараларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтте. Мәгариф оешмаларына бу юнәлештә Роспотребнадзор белән тыгызрак элемтәдә эшләргә кирәк, дип уйлыйм”, - дигән Илшат Нуриев.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 10 февраль көнне 32 кеше Арча үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Соңрак 4 көн эчендә тагын 14 бала ярдәм сорап килә. 33 кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар. 13 кеше Арча үзәк хастаханәсенең Яңа Кенәр участок хастаханәсендә дәвалана. Авыручыларның барысына да "Норуолк вирусы тәэсирендә үтә көчле гастроэнтеропатия" диагнозы куела.  

татар-информ

Фото: gossov.tatarstan.ru

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+