Понедельник, 26 февраля 2018 05:22 // Прочитано 340 раз

Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде - Наина Ельцина

(Казан, 26 феврал, "Татар-информ"). Кичә, 25 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. "Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде", - диде Наина Ельцина очрашу вакытында. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде.

Наина Ельцина Казан һәм ярышлар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

“Һәр елны килгән саен Татарстан һәм Казан үзгәрә, матурлана бара. Теннис академиясе дә кешеләр өчен, балалар өчен эшләнгән. Татарстан - кунакчыл республика, барысы да һәрвакыт елмаеп тора. Һәрвакыт матур, ачык. Сокланудан тыш республика хакында берни дә әйтә алмыйм. Сезнең инде өч объектыгыз ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендә, бу бер республикада да юк әле. Сез мөстәкыйль, Минтимер әфәнде - башыннан ук бу эшнең хуҗасы. Минтимер Шәймиев Борис Ельцин өчен үрнәк булды, ул аның белән киңәшә иде”, - диде Наина Ельцина.

“Ельцин Кубогы”на халыкара ярышлар 19 февральдә Казан Теннис академиясендә башланды. Турнир сигезенче тапкыр уздырыла һәм быел анда дөньяның 22 иленнән 160 тан артык спортчы катнаша. Беренче турнир 2011 елның 28 февралендә узган иде, ул Ельцин фонды тарафыннан Борис Ельцинның тууына 80 ел тулуга багышлап оештырылган иде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россиянең атказанган спорт остасы, атаклы теннисчы һәм тренер Анастасия Мыскина, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Советы Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгъзалары Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+