Реклама

Понедельник, 26 февраля 2018 05:40 // Прочитано 390 раз

Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”

 

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының Кече сәхнәсендә кичә “Телсез күке” спектакленең видеоязмасы күрсәтелде. Спектакльнең авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры- Фәрит Бикчәнтәев.

Спектакль 2004 елда куелган. “2004 елда Facebook уйлап табыла, Владимир Путин икенче тапкыр Россия Президенты итеп сайлана, Венгрия, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм Эстония Европа Союзы составына керәләр. Икенче чечен сугышы бара. Казан әле илнең спорт башкаласы түгел...” – дип искә төшерә ул елны оештыручылар.

Спектакльнең сюжеты буенча совет-фин сугышында ике солдат очраша. Сөйләшә торгач, аларның тамырлары бер авылдан булуы ачыклана. Зариф - Татарстаннан, ә Зыятдин - Финляндиядән. Алар бер-берсе белән сугышырга тиешләр. Ике татар бер-берсенә атмый.

Зарифның яшь чагын Олег Фазылҗанов башкара. Өлкән Зариф ролендә – Әзһәр Шакиров. Зыятдин һәм Зыятдинның оныгы Хәмит ролендә – Рамил Төхфәтуллин. Кәшифә һәм аның оныгы ролендә – Гөлчәчәк Гайфетдинова. Зимин һәм аның оныгы ролендә – Искәндәр Хәйруллин. Өлкән Зимин ролендә – Наил Дунаев.

Тамашачы белән бергә спектакльне аның авторы Зөлфәт Хәким, анда уйнаган артистлар – Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Олег Фазылҗанов, Искәндәр Хәйруллин карады. Финляндиядә яшәүче татар музыканты Дениз Бәдретдин дә залда иде. Шул ук көнне Зур сәхнәдә барган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендә уйнаган Рамил Төхфәтуллин спектакльне карый һәм тамашачы белән аралаша алмады. 

Спектакльнең видеоязмасы тулысынча күрсәтелмәде, фрагментлар гына алынды һәм өзекләргә бәйле рәвештә катнашучыларның фикерләре яңгырады. Проектның модераторы Рәдиф Кашапов уйлану өчен берничә сорау тәкъдим итте. “Татарның ватаны Татарстанмы?” “Бөек Ватан сугышы кешене берләштерә алдымы?”

“Телсез күке”дәге Зариф роле - Олег Фазылҗановның Казандагы беренче роле. Түбән Кама дәүләт театрында эшләгән Олег Фазылҗанов Казанга Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча һәм Камал театрында эшләп кала. 
Олег Фазылҗанов бу рольгә бик теләп алынса да, җиңел бирелмәвен әйтте. “Фәритнең алымнары миңа ят булып тоелды. Мин Станиславский системасы буенча тәрбияләнгән, ә Фәрит Бикчәнтәев – Чехов буенча. Хәзер карыйм да, бик начар түгел икән бит, - диде Олег Фазылҗанов. – Мин үз уенымны карарга яртамыйм. Монда кызыклы гына урыннары бар”.

Әзһәр Шакиров фин сугышының басып алу сугышы булуына басым ясады. “Татар театры сәхнәсендә бу теманың күтәрелүе яхшы. Ике татар очраша һәм алар икесе ике якта. Бу тема бик дулкынландыргыч. Бу сезгә комедия түгел. Моңа җитди карарга кирәк”, - диде Әзһәр Шакиров. Спектакльнең финалында да аның сүзләре яңгырый: “Син озак яшә! 200 ел! Аңламаганыңны аңлау өчен сиңа вакыт күп кирәк. Тәүбә итәр өчен тагын да вакыт кирәк булыр әле”, - ди ул ике татарның бер-берсенә атмавын гомере буе аңлый алмаган Зиминга.

Зиминны һәм аның оныгын уйнаган Искәндәр Хәйруллин үзенең тере кешене уйнавын әйтте, һәрбер кешенең уңай һәм тискәре яклары булуга басым ясады.

Зөлфәт Хәким үзен бу тема һәрвакыт борчуын әйтте. “Кешелек тарихы – сугышлар тарихы. Фин сугышы – яшерен сугыш иде. Ул хакта ачык мәгълүмат булмады диярлек. Мин бер музыкантта кунакта булгач, аның фин сугышында булган бабасы белән сөйләшеп утырдым. Шул вакыттан бу теманы язасым килә башлады. Мин теманы ике татар очрашуы итеп тасвирлыйсым килде. Мин аны туксанынчы еллар башында яза башладым, аннары тукталып калды, туксанынчы еллар азагында дәвам иттем һәм 2001 елда тәмамладым”, - диде Зөлфәт Хәким һәм үз пьесасын укып елаганын әйтте. Ул Фәрит Бикчәнтәевнең шушы театраль романны сәхнә әсәре калыбына кертүен, камилләштерүен ассызыклады.

Спектакль “Камал мәктәбе” проекты кысаларында күрсәтелде. “Телсез күке” – татар театрында бер өлеше русча уйналган беренче спектакль. Зөлфәт Хәким моның сәбәбен шушы фонда ике татарның үзара татарча сөйләшүе мәгънәсен тирәнәйтү өчен дип аңлатты. Монда башка бернинди дә сәбәп булмавын әйтте.

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев теориядә мондый очрашу мөмкинлеген әйтте. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин спектакльдәге символларга игътибарны юнәлтте. Зариф түш кесәсендә йөрткән пәкенең дә символик мәгънәсен ачты: “Монда татарның язмышы. Бөек империяләр тоткан милләт сугышларсыз тормаган, шуңа да пәкесе дә йөрәге янында. Урман, күке символларына карагыз. Без хәзер телсез күке”, - диде ул.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу спектакльгә катлаулы мөнәсәбәттә булуын әйтте. Аңа тарихчанлык җитмәгән. Ул, Зарифның биографиясен күзаллап, “мөмкин түгел” дип мөһер сукты. Спектакльнең мелодрамага китүе белән дә килешмәде. Нияз Игъламов спектакльнең бүгенге көн эстетикасына туры килеп бетмәвен әйтте.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова бу әсәре өчен Зөлфәт Хәкимгә рәхмәтләрен әйтеп: “Сездән соң килгән буын мондый тарихи әсәрләр яза алмый”, - диде.

“Камал мәктәбе”нең өченче дәресе Олег Фазылҗановның җыры белән төгәлләнде.

"Камал мәктәбе"нең чиртатагы дәресе 9 мартта булачак. Тамашачы һәм белгечләр Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” спектаклен “сүтеп җыячак”.

татар-информ

Фото: https://kamalteatr.ru

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+