Реклама

Вторник, 27 февраля 2018 10:59 // Прочитано 265 раз

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе остазлары хөрмәтенә конференция уздыра

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе апрель аенда узачак зур чараларга әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булган иде.

Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова апрельдә “Дөньякүләм тюркология һәм Казан университеты” дип исемләнгән конференция узачагын әйтте.

“Конференциянең төп максаты – үзебездә эшләп киткән галимнәребезне искә алу. 2018 елда зур галимнәребезнең юбилей еллары. Хатыйп Госманның тууына 110 ел, Алмазия Нуриевага 90 ел, Мирфатыйх Зәкиевка 90 яшь, остазыбыз Флюра Садриевага, исән булса, 80 булыр иде, Тәлгать Галиуллинга 80, Рүзәл Йосыповка 80 яшь. Барлык остазларыбызның юбилейлары хөрмәтенә шушы конференцияне үткәрергә уйладык. Әлбәттә, татар һәм башка төрки телләрнең бик күп аспектлары карала. Ләкин мин санаган шәхесләргә багышлап, аерым секцияләр оештырылачак, докладлар укылачак”, - дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Шулай ук, ул Төркиянең Конья шәһәрендәге Сәлҗүк университеты тарафыннан кызыклы тәкъдим килеп ирешкәнен әйтте. “Алар белән берлектә, “Төрки тарих, сәнгать һәм фольклор” дип аталган конференция уздырылачак. Татарның тарихына, сәнгатенә, фольклорына караган докладлар белән татар галимнәре актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Бу конференцияне махсус Габдулла Тукайның туган көненә билгеләдек. Бу көннәрдә Гаяз Исхакыйның да юбилей конференцияләре булачак. 25, 26, 27, 28 апрель көннәрендә татар тормышы вакыйгаларга бай булыр дип өметләнәбез”, - диде Әлфия Йосыпова.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+