Среда, 28 февраля 2018 10:47 // Прочитано 278 раз

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәскә мөмкин

Режиссер Казандагы гастрольләр мәсьәләсендә кистереп җавап бирә алмады, азрак куркуын да яшермәде.

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакленең, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәве дә мөмкин. Бу хакта бүген спектакльнең режиссеры Айрат Әбүшахманов әйтте.

Әлеге фикер "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Гүзәл Яхина һәм шул исемдәге спектакль режиссеры Айрат Әбушахманов белән оештырылган матбугат конференциясендә яңгырады.

Бүген Уфага бер көнлек визит белән "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен карарга танылган язучы Гүзәл Яхина килде. "Россия" медиаүзәгендә романның авторы һәм шул исемдәге спектакльнең режиссеры Айрат Әбушахманов белән матбугат конференциясе булды.

Брифингта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты һәм Айрат Әбүшахмановтан спектакльнең фестиваль һәм гастроль язмышы турында сорады. Режиссер Казан гастрольләре мәсьәләсендә кистереп җавап бирә алмады. Казан гастрольләреннән азрак куркуын да яшермәде.

Язучы Гүзәл Яхина бүген кич үз романы буенча куелган спектакльне караячак. Авторның Уфа программасында журналистлар, китап сөючеләр, язучылар, тамашачы һәм артистлар белән очрашу каралган. 

 

 

Татар-Информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+