Среда, 28 февраля 2018 10:58 // Прочитано 249 раз

Татарча җанлы музыка бәйгесе игълан ителде

Җиңүчеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә чыгыш ясаячак.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә әзерләнү уңаеннан тере музыка бәйгесен игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Яшь музыкантларга ике төрле катнашу ысулы тәкъдим ителә:

1. Берүзе яки төркем белән тере аккомпанементка җырлар башкаручылар үз чыгышларын видеога төшереп җибәрә ала. Җырны телефон камерасына да яздырырга мөмкин. “Минус”ка яздырган чыгышлар кабул ителми.

2. Рэп жанрында башкаручылар үзләренең иң уңышлы җырын Яндекс яки Гуглга йөкләп, шулай ук бәйге оештыручыларына җибәрә ала. Гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә. 22 март көнне махсус жюри 10 иң шәп башкаручыны билгелиячәк. Алар “Мин татарча сөйләшәм” концертларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Сайлап алынган 10 музыкаль материал 22 март көнне “Вконтакте” челтәрендәге “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак. Гариза тутыру өчен сылтама: https://goo.gl/6KdP4M “Мин татарча сөйләшәм” акциясе төркеме: https://vk.com/mintatsoy




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+