Реклама

Среда, 28 февраля 2018 14:02 // Прочитано 119 раз

Рөстәм Миңнеханов Казан депутатларына халык белән актив эшләргә кушты

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Депутатлар халык белән актив эшләргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасы сессиясендә шундый бурыч куйды.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, балалар бакчаларын, мәктәпләрне җиһазландыру, тәртипкә китерү, матурлау эшенә оешмаларны да җәлеп итеп була. "Сез, илле депутат, сайланган вакытта үз территорияләрегезне кайгыртырга ышандырдыгыз. Әйдәгез, эшмәкәрләр, предприятиеләр белән эшләгез. Безгә бит бик күп бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итә. Әле утыз ел тулмаса да, инде шактый таушалган мәктәпләр бар. Икешәр бассейнлы яңа мәктәп ачып, янәшәсендә бернинди уңайлыксыз мәктәпләр булу оят", - ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент депутатларның халык, оешмалар белән эшләргә тиешлеген ассызыклады. "Сессиядә Илсур Рәисович, сезне, депутатларны, "шундый-шундый" эшләр башкардылар, дип мактарга тиеш. Һәркайсыгыз үзеннән өлеш кертергә тиеш. Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына. "Пассажирлар" азрак булсын өчен, депутатлар актив эшләргә тиеш. Былтыр депутатларның халык белән 43 очрашуы үткәрелгән, 7800 кеше килгән. Безнең шәһәрдә 50 депутат, моннан тыш Дәүләт Советында 18 депутат. Һәркайсы халык белән очрашырга тиеш. Бу сезнең эш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, депутатның эшчәнлегенә игътибар итәргә кушты. "Аларның актив позициядә булуы мөһим", - диде.

"Мөрәҗәгатьләр күп, әйе, башкалада халык таләпчәнрәк тә. Без дә башкалада яхшырак эшләргә тиеш. Әгәр ай саен системалы рәвештә мөрәҗәгатьләргә анализ, нәтиҗә ясап барсагыз, депутатларны бу эшкә кушсагыз, вазгыять үзгәрәчәк, дип саныйм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Илсур Метшин киләсе елга докладында депутатларның халык белән эшчәнлегенә биш минут багышларга вәгъдә бирде. Президент биш кенә түгел, унбиш минут кирәклеген әйтте. "Бу бик мөһим. Сез кешеләр белән очрашасыз. Башкала депутатлары иң яхшылары булырга тиеш", - диде.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru

 



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+