Четверг, 01 марта 2018 07:17 // Прочитано 510 раз

Г.Исхакыйга багышланган халыкара конференциядә әдипнең хатларын, мирасын барлыйлар

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакыйның хатлары, эмиграция чоры, мирасын барлау юнәлешләре хакында фикер алышу Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында халыкара фәнни-гамәли конференциядә булачак. Чара 25-26 апрель көннәрендә Г. Исхакыйның 140 еллыгына багышлап оештырыла.  Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге институтның фәнни сәркатибе Алсу Шәрипова хәбәр итте.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы, драматург Гаяз Исхакыйның юбилее уңаеннан оештырылган конференция “Гаяз Исхакый һәм  ХХ гасыр башында татарларның милли үзаңы” дип атала. Хәзерге вакытта конференциядә катнашу өчен төрле илләрдән гаризалар кабул итү бара.

Конференция берничә юнәлештә булачак. Төрки-татар һәм дөнья әдәбиятында Г.Исхакыйның иҗаты, аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, татар матбугатының үсеш юллары тикшерелә. Әдипнең хатлары, эмиграция чоры, мирасын барлау юнәлешләре хакында да фикер алышулар, галимнәр чыгышы көтелә.

Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, конференция татар, рус һәм төрки телләрдә алып барылачак. Проектта югары уку йортлары галимнәре, укытучылар, аспиратлар һ.б. катнашачак.

Фәнни-гамәли конференциянең координаторы Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Исегезгә төшерәбез,“Татарстан Республикасы архивлары” порталына язучы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 140 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Монда Татарстан дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында Гаяз Исхакый туу турында метрика язуы, кулъязмалар, хатлар, мәкаләләр, фоторәсемнәр һәм башка документлар. Алар язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+