Реклама

Пятница, 02 марта 2018 11:37 // Прочитано 182 раз

Татарстан мөфтие Астанада ислам телерадиостудиясе эшчәнлеге белән танышты

 (Казан, 2 март, "Татар-информ"). Махсус чакыру белән Астанага килгән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзәк Азиянең иң эре “Хәзрәт Солтан” мәчет комплексында эшләүче “Хикмәт” телерадиостудиясе һәм Muslim.kz порталы белән танышкан. Максаты - Татарстанда эфирга чыгарырга планлаштырылган “Хозур ТВ” мөселман телевидениесенең эшчәнлеген башлап җибәрү уңаеннан тәҗрибә өйрәнү. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казахстанга беренче эшлекле сәяхәте барышында Камил хәзрәтне Казахстан Баш Мөфтие Сәрекбай каҗы Ораз да кабул итте. Баш Мөфти белән очрашуда сүз мөселман мәгариф системасын үстерү һәм дини кадрларны әзерләү турында да барды. Камил хәзрәт Татарстан мөселман мәгариф өлкәсендә алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Болгар ислам академиясе ачылышы, квалификация күтәрү курслары турында сөйләде, Татарстан Мөфтиятенең эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирде. Уртак эшчәнлек мәсьәләләре дә күтәрелде", - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Астанада Евразия голәмәләре Форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне һәм киләчәге” темасына утырыш уза. Конференциядә Евразия дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре составында Татарстан муфтие дә катнаша. Камил хәзрәт Сәмигуллин Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләячәк.

татар-информ

Фото: dumrt.ru

 



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+