Пятница, 02 марта 2018 15:42 // Прочитано 335 раз

Себер татарлары телендә рэп башкаручы егет радиода бер үзе генә эшли

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Себер татарлары телендә рэп башкаручы Рузил Бикинәев интернет-радио ачкан һәм анда бер үзе генә эшли. Төмән өлкәсендә яшәүче бу егет “Исерек оста” дигән кинофильмны Себер татарлары теленә тәрҗемә иткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Хәбәрдә беренче Себер татарлары рэперы Рузил Бикинәев биш ел элек татарча рэп яза башлаган, диелә. 2016 елда "Татар Радио Төмән FM" исемле интернет-радио оештырган. Ул үзе -  автор һәм алып баручы. Соңыннан Рузил ВКонтакте сайтында төркем булдырган.

"Радиода Рузил үзе генә эшли. Персонажларның тавышлары - ул Рузилнең үзгәртелгән тавышы. Тапшыруны алып баручы Мәхмүт Таштимиров тә - уйлап чыгарылган персонаж. Автор әйтүенчә, әлеге тапшыру, нигездә, Төмән өлкәсендә яшәүче Себер татарлары өчен. Ә төп максаты - кешеләрдә уңай хисләр, күтәренке кәеф булдыру. Тапшыру Себер татарлары телендә булудан тыш, җирле халыкка хас булган кабатланмас авыл юморы, сүзләр уены, гыйбәрәләр кулланылышы белән бай. Рус сүзләренең күп кулланылганы да сизелә. Моны автор яшьләрдә туган телебезнең сафлыгын саклау, телебезгә хөрмәт уяту теләге белән куллана", дип язылган әлеге хәбәрдә.

Рузил күптән түгел армиядә хезмәт итеп кайткан һәм үзенең яраткан шөгылен дәвам итә. "Рузил остазы – филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин, әнисе, туганнары ярдәме белән “Исерек оста” дигән кинофильмны Себер татарлары теленә тәрҗемә иткән", дип яза Рәүфә Кангазина.

Фильмны караганнан соң, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов егеткә уңышлар теләгән. “Себер татарлары телендәге фильмны беренче тапкыр күрүебез, моңа без бик сөенеп, яратып, бар күңел белән бирелеп карадык. Рәхмәт, Рузил, бик кирәкле, мөһим эш башкарасың. Тукталып калмыйча, бу юнәлештә эшеңне дәвам ит. Ә без синең яңа иҗат җимешләреңне көтеп калабыз, уңышлар сиңа”, - дигән.

татар-информ

Фото: yanarish72.ru

 



Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+