Понедельник, 05 марта 2018 06:55 // Прочитано 284 раз

Фотографлар арасында буыннар бәхәсе башланды

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге көндә фотографларга дәүләт ярдәменә өметләнеп яту урынсыз дип саный театр фотографы Рәмис Нәҗмиев. Ул өлкән буын фотографларга каршы килгән бу фикерен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Татарстанда фотография үсеше перспективаларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Искәртеп үтәбез, матбугат конференциясендә өлкән буын фотографлар фотография сәнгатендәге бүгенге вазгыять белән килешмәүләрен белдерделәр. Аерым алганда, фотографлар берлегенең үз бинасы, дәүләт дотациясе, күргәзмәләр оештыру мөмкинлеге булмавы турында сүз барды.

Театр фотографы, социаль челтәрләрне актив кулланучы Рәмис Нәҗмиев өлкән буын коллегаларының зарларына карата үзенең кискен фикерен җиткерде. “Бүгенге көндә җәмгыятьтә фото сәнгатенә игътибар зур һәм дәүләт ярдәмен көтеп яту дөрес түгел, - диде ул. - Синең иҗатыңны акча ресурсларын үз кулында хакимият вәкилләре бәяләрме-юкмы – минемчә, аның турында уйларга да кирәкми. Без үзебез яраткан эшебезне эшлибез – иң мөһиме шул. Мин фотография белән шөгыльләнгән бик күп егетләрен беләм, аларга ихтыяҗ зурлыгын күрәм. Аларга социаль челтәрләрдә язылалар, аларны бәялиләр. Бары тик Аллаһка һәм үзеңә генә ышанырга кирәк”. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+