Понедельник, 05 марта 2018 07:19 // Прочитано 341 раз

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә чакырды

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында татарча ясалган чыгышлар өчен рәхмәт белдерде.

“Без үз телебезне саклау өчен, аны үзебез кулланырга тиеш. Менә бүген чыгышлар татар телендә булды. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Оялырга ярамый. Безгә һәммәбезгә дә татарча өйрәнергә тырышырга, шушы юлны үтәргә тырышырга кирәк. Кыска гына булса да, безнең чыгышлар татар телендә икән, бу - бик әйбәт күрсәткеч”, - диде республика башлыгы.

Президент шулай ук татар телен саклау һәм камилләштерүдә татар эшмәкәрләре алдында да бурычлар куйды.

“Сез - безнең үрнәк. Сез татар - халкының уңган-булган егетләре-кызлары. Әгәр дә сез татарча сөйләшсәгез, башкалар да үзгәрәчәк. Әгәр дә без үзебезнең телне кирәк, дип тапмасак, кемгә кирәк ул? Шуңа күрә, беренче чиратта, безнең үзебезгә үрнәк күрсәтергә кирәк. Булдырганча, үз фикереңне татар телендә белдерергә тырышыгыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерик, бүген илбашы Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында катнашты. Ул татар эшмәкәрләренең җәмгыятьтә тоткан урынын ассызыклап, бу катламны авылларны саклап калучы төп көч дип атады.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+