Реклама

Понедельник, 12 марта 2018 05:58 // Прочитано 248 раз

"Әкият" курчак театры директоры спектакльләрне тәрҗемә белән карауга каршы

(Казань, 7 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). "Әкият" курчак театры директоры Роза Яппарова татар спектакльләренә килгән балаларның колакчын (наушник) куллануына каршы. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте.

"Бу хакта дәшмәм дигән идем, әмма әйтми кала алмадым. Мин балаларның татарча спектакльләрне колакчын киеп, русчага тәрҗемә белән каравына каршы. Бу - бит рус спектаклен карау кебек килеп чыга. Әгәр алар татар тамашасына килгән икән, башыннан ахырына кадәр татарча карарга тиеш. Бу - минем фикерем", - диде директор һәм театр репертуарында татарча спектакльләр булуына да басым ясап үтте.

Роза Яппарова сүзләренчә, театрда колакчыннар бар. Әмма нәни тамашачылар алардан сирәк куллана. Гадәттә, аларны төрле театр фестивале кысаларындагы спектакльләр вакытында һәм Россиянең башка төбәк театрлары гастроле вакытында файдаланалар.

"Югары профессионализм белән сугарылган спектакльләр кызыклы булырга тиеш. Ә талантлы актер һәр репликаны залның соңгы рәтендә утыручыга кадәр җиткерә белергә тиеш", - дип саныйм диде " Әкият" курчак театры директоры.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+