Реклама

Понедельник, 12 марта 2018 06:31 // Прочитано 299 раз

Композитор Илгиз Закиров татар эстрадасын контрольдә тотып буласында шикләнә

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар эстрадасының сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт чараларын булдыру күптән кирәк иде". Татарстан Мәдәният министрлыгы эстраданың сыйфатын контрольдә тотачак махсус шура төзергә вәгъдә итә, дигән хәбәрне "Әнкәмнең догалары", "Саубуллашу җыры", "Керкәле таулары" кебек хит җырларны иҗат иткән композитор Илгиз Закиров шулай дип кабул итте. Бу хакта сөйләшү "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюда булды. 

"Аны хәзер генә башлыйсы түгел иде инде, ул күптән кирәк иде! Без яшь чагында радиоларда худсовет бар иде. Анда композиторлар, шагыйрьләр утыра иде. Алар һәрбер җырны җентекләп, шигыре, көе ничек язылганын тикшерә иде. Әгәр ошамаса, аны төшереп калдыралар, яки шигырен кире төзәтеп язарга кушалар иде. 90нчы еллардан соң бу әйбер бетте. Беткәч, теләсә кем, теләсә нәрсә яза башлады", - дип шелтәсен белдерде композитор.

Композитор сәнгать советларының кирәклегенә басым ясады. "ТНВ-Планета" телеканалыннан концертлар чит илләргә дә тарала. Андагы җырларны тикшереп чыгарырга кирәк, диде ул.

Шулай ук ул концерт программаларын лицензияләүне булдырырга тәкъдим итте. 

Әмма Закиров эксперт советының эстраданы контрольдә тотачагына шикләнүен дә белдерде. "Контрольдә тотып була микән хәзер? Ул кулдан ычкынды инде дип уйлыйм. Концертлар белән дә хәзер теләсә кем йөри бит. Алар кемгә барып, мин шушы җырны җырлыйм, тикшерегез дип әйтә ала? Бара да җырлый ул аны. Ә ул шураны кемнәр өчен төземәкче булалар икән, мин аңламыйм...", - дип шикләнә композитор.

Искәртеп узабыз, татар эстрадасында тәртип урнаштырырга тиешле эксперт-консультатив совет төзелүе турында быел ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясендә билгеле булды. Министр үз докладында эстрада проблемалары дип түбәндәге проблемаларны атады:

1. Җырчыларның уртача вокаль мөмкинлекләре;

2. Вокаль мәктәбе һәм культурасы булмавы;

3. Репертуарның начар булуы;

4. Аранжировкаларның начар сыйфаты.

Министр продюсерлар, шоу-бизнес оештыручылар белән хезмәттәшлекне көчәйтү әһәмияте турында әйтте. 

Бу тәкъдимгә эстрада әһелләре уңай карый.

татар-информ

Фото: Яков Абрамов




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+