Воскресенье, 15 апреля 2018 06:47 // Прочитано 248 раз

Ләйлә Фазлыева "Тоталь диктант"ны киләчәктә онлайн режимда уздырырга тәкъдим итте

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанда бүген “Тоталь диктант” акциясе 26 муниципалитетта 60 мәйданчыкта башланды. 2019 елда рус теле буенча бу акция онлайн-режимда уздырылырга мөмкин.  "Тоталь диктант-2018" башланырга берничә минут кала Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева диктантның онлайн-режимда уздырылуына теләктәшлек күрсәтәчәген әйтте.

Татарстанда быел акцияне Татарстан Яшьләр мәдәният һәм диалог үзәге һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырды. “Тоталь диктант” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уза.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит телләр филологиясе югары мәктәбе директоры Резедә Мөхәммәтшина сүзләренчә, акциядә катнашучыларның яше төрле. Укучылар белән бергә пенсионерлар да теркәү узган. Кичә 88 яшьлек хатын-кыз акциядә катнашырга киләчәген белдереп шалтыраткан.

“Быел Россиядә “Тоталь диктант”ны беренче тапкыр чит ил студентлары да яза. Алар өчен кыска текст һәм грамматик биремнәр әзерләнгән”, - дип билгеләп үтте Резедә Мөхәммәтшина.

Текст акциядә катнашучы барлык кешеләр өчен дә яраклаштырылган. “Гүзәл Яхина бу текстны икенче романына нигезләнеп махсус үзе язган. Анда 2016-2017 елда акциядә катнашучыларның теләкләре исәпкә алынган. Алдагы текстларда автор тыныш билгеләре күп булган һәм алар диктант язучыларның билгесен төшергән”, - дип ачыклык кертте университет вәкиле.

“Быел Казан федераль университеты – иң зур мәйданчык. Бу 2018 ел Татарстанда һәм Казанда Л.Н.Толстой елы итеп игълан ителү белән дә бәйле. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында гына да 500дән артык кеше теркәлде. Без актлар залын, өч зур һәм ике уртача зурлыктагы аудитория әзерләдек”, - дип хәбәр итте Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит телләр филологиясе югары мәктәбе директоры.

2017 елда ”Тоталь диктант” бөтен дөнья буенча 830 шәһәрдә узды. Анда 71 илдән 200 меңнән артык кеше катнашты. Татарстанда 49 мәйданда 3,5 меңнән артык кеше рус теле буенча белемнәрен тикшерде.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+