Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Вторник, 15 мая 2018 10:30 // Прочитано 24 раз

Футбол буенча чемпионат кысаларында, Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ресторан ачыла

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 19 июнь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Милли кухня театры” яңа рестораны ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Брифинг футбол буенча дөнья чемпионатында туризм өлкәсе проектларына багышланган иде.

Дарья Санникова яңа ресторанда дөньяның төрле илләре кухнялары тәкъдим ителәчәген әйтте. “Әлбәттә, татар милли ашлары, фермерлык кибетләре, сувенир рәтләре тезелеп китәчәк. Милли кухня ризыкларын әзерләү буенча шеф-пешекчеләр мастер-класслар оештырачак. Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар кухнясы белән танышсын өчен, без милли ашларга өстенлек бирәбез. Шуңа күрә күп кенә рестораннарда милли кухня футбол тематикасы белән тәкъдим ителәчәк, татар фольклор программалары әзерләнә”, - диде ул.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар