Вторник, 15 мая 2018 14:36 // Прочитано 109 раз

Дөнья чемпионатында “Тәмле Казан” гастрономия фестиваленә 150 метрлы эскәтер тукыла

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, “Тәмле Казан” гастрономия фестиваленә дип үзенчәлекле эскәтер тукыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

“Беркемгә сер түгел, гастрономия юнәлеше һаман популярлаша бара. Быел без “Тәмле Казан” гастрономия фестивален ике этапта үткәрергә уйладык. Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә, фестивальне чемпионат вакытында уздыру карар ителде. Беренче этабы 12-13 майда старт алды, икенче этабы “Казан” Гаилә үзәге янында чемпионатның фан-фестивале кысаларында 17-18 июньгә планлаштырылган. Ул ризык культурасына багышланган, һәм безнең шәһәрнең кафе-рестораннарын тәкъдим итү мөмкинлеген бирә”, - диде Дарья Санникова.

Ул өч ел эчендә фестивальнең Россиянең гастрономия картасына нык кереп урнашканын белдерде. Аның әйтүенчә, фестивальнең популярлыгы катнашучылар саны белән генә түгел, кунаклар саны белән дә үлчәнә. “Былтыр фестивальгә 45 мең кунак килгән иде. Быел 2 көн эчендә генә 40 меңнән артык кеше теркәлгән”, - диде ул.

Дарья Санникова фестивальнең төп үзенчәлеге, креативы итеп, чемпионатта катнашучы илләрнең элементлары белән чигеп тукылган эскәтер булачагын әйтте. “Эскәтер озынлыгы 150 метр, бу иң кунакчыл, матур өстәл булачак”, - дип шәрехләде.

Ул, шулай ук, фестивальгә бик зур чәкчәк әзерләнүен әйтте. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+