Реклама

Вторник, 15 мая 2018 13:03 // Прочитано 174 раз

Буа театр фестивале киләчәктә “Алтын битлек” театр фестиваленең аналогы булырга мөмкин

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Буа театр фестивале Россиядә “Алтын битлек” театр премиясе фестиваленең аналогы булырга мөмкин. Раил Садриев “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестиваленең асылын шулай күрә. Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Раил Садриев фестивальнең перспективасына бәйле фикерләре белән уртаклашты.

“Россия мәдәният министрлыгы Россиянең милли театрлары фестивале турында уйлана. Барысы да уңышлы килеп чыкса, бу фестиваль бездә булырга мөмкин, - диде ул. - Мәскәү белән Питер башка тетар законнары белән яши. аларның үз дөньясы. Ә Россия театрлары бераз читтәрәк кала килә. “Алтын битлек” театр премиясе нигездә Мәскәү һәм Санкт-Петербурга театрлары ала. Шуңа Милли театрлар фестивале үткәрү идеясе яшәп килә”.

  • 15-24 май көннәрендә Буа дәүләт театры кысаларында “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале үткәрелә. Спектакльләр Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч мәдәният йортларында да күрсәтеләчәк. Фестивальгә Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗаннан, шулай ук күрше Чувашстан, Мари Эл Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстаннан иң яхшы театр коллективлары килә. Буа театр фестивалендә 23 театр коллективы катнаша.

Раил Садриев Буаның урнашкан урыны логистика ягыннан бик уңайлы булуына басым ясый. Буа фестиваленең Россия мәдәният министрлыгы ягыннан да аклау табуын әйтә. “Без театрның исемендә Буа сүзен тәрҗемәсез калдырабыз. Руслар өчен шәһәр Буинск булса да, фестиваль исемендә ул татарча Буа булып яңгыраячак”, - ди Раил Садриев.

Фестивальнең халыкара статусын Швейцариянең Базель шәһәрендә урнашкан немец театры, Азәрбәйҗан театр коллективы, Казахстанның ике театры раслаячак. Фестивальнең финанс проблемалары аркасында эстон театры килә алмаган.

Спектакльләр буенча фикер алышуда күренекле театр белгечләре Александр Вислов (Мәскәү), Анна Банасюкевич (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Динә Дәүләтшина (Уфа), Виктор Шрайман һәм башкалар катнаша. Раил Садриев ике театр белгеченең “Алтын битлек” эксперты булуын ассызыклый һәм театр коллективлары өчен үз эшләрен экспертларга күрсәтүнең әһәмиятен әйтә.

Фестивальнең хедлайнеры Сергей Безруковның “Маленький принц” спектакле. Раил Садриев Безруковның Буага килүе зур вакыйга булачагын әйтә, әмма Мәскәү йолдызының райдеры Буа өчен авыр булуын яшерми.

Фестиваль Сергей Безруков спектакле белән төгәлләнә. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+