Среда, 16 мая 2018 12:51 // Прочитано 102 раз

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский күрсәтте

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарча рэп җырчысы Альбер Нурминский Казанда беренче концертын бирде. Концерт клуб концерты форматында Ленин исемендәге мәдәният сараеның фойесында барды. Концертның төп тамашачысы Альберт Нурминскийның фанатлары иде. “Татар-информ” хәбәрчеләре яшьләрнең Нурминский текстларын яттан белеп, хор булып аның белән бергә кабатлап җырлауларының шаһитлары булдылар.

“Алда дәүләт имтиханнары торганда үсмерләр өчен концертлар оештыру бик катлаулы. Бу реклама компаниясез генә оештырылган концерт. Мәктәпләргә кереп афишалар урнаштыру мөмкинлеге дә юк. Анонслар бары тик социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә генә барды. Шундый шартларда 120 тамашачы җыю зур уңыш”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.

Концерт мәдәният залының иркен фойесында оештырылды. Фойе үзәгендә идәннән чак кына югары җыйнак кына сәхнә куелган. Биредә артист тамашачыдан кул сузымы арада гына җырлый. Ә сәхнә тирәли баскан тамашачы ритмга кушылып хәрәкәтләнә, бии ала.

Альберт Нурминский үзенең фанатларына яхшы таныш композицияләрен башкарды. Арада берничә рус телендәге җыр да бар.

Альбина Бәширова әйтүенчә, Альбертны рус текстлары аша танып, яратып калган тамашачы аның татарча текстлары белән дә кызыксына башлый һәм аларын да тыңлый, телгә якыная. Бу туган телләрен белмәүчеләр өчен телләрен өйрәнергә стимул тудыра.

Альберт ял иткәндә сәхнәгә эпатаж эстрада җырчысы Айшә чыкты.

Концертта Альберт Нурминский фанатлары арасында викториналар, уеннар уйнатылды, җиңүчеләргә традицион бүләкләр - магниткалар һәм футболкалар бирелде.

  • Альберт  Нурминский - татарча рэп җырчысы. Тыңлаучылары 12 яшьтән башлап үсмерләр. Рэп текстларының төп темасы - урам романтикасы. Тумышы белән Балтачтан. Концертларын Татарстан буенча куя. 

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+