Реклама

Среда, 16 мая 2018 12:53 // Прочитано 82 раз

Милли шура рәисе Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә

Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булган. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашкан. Әлеге очрашудан соң Васил Шәйхразиев яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышкан.

  • Әлфиз Сабиров талантлы яшь татар скульпторы. Бүгенге көндә Пермьдә яши. Автор эшләнмәләре татар халкының гореф-гадәтләрен, мифлар һәм легендаларын яктырта. Аның скульптуралары металл белән таш кушылмаларын кулланып эшләнә. Әлфиз Сабировның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Лондон, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Төмән Красноярск шәһәрләрендәге шәхси коллекцияләрдә саклана. 
  • 15 май көнне Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында Татарстан кунакларын әлеге күргәзмәгә танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев чакырып калган иде. Күргәзмә 3 май көнне ачылган, 27 майга кадәр дәвам итә.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+