Среда, 16 мая 2018 13:31 // Прочитано 133 раз

“Шаян-ТВ” октябрьдән мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Шаян-ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов әйтте.

“Шаян-ТВ” каналы буенча барысы да бик әйбәт. Аны булдыруның календарь планы бар. Шул планга туры китереп, эшләр башкарыла. Техника буенча конкурс игълан иттек. План буенча 7 хезмәткәр эшкә алынды (баш мөхәррир, баш инженер, трафик белгече). Атна саен “Татмедиа” ҖЧҖ Директорлар Советы мөдире Әсгать Сәфәров җыя безне, атна саен хисап тотам”, – диде Әминов.

  • “Шаян-ТВ”ның төп урыны “Болгар” радиосы бинасында, Горький урамында урнашкан.

“Без “Шаян-ТВ”ны октябрь аенда, 24 сәгать буе эшли торган, мөстәкыйль канал итеп чыгарырга тиешбез. Интернетта тулаем булмас, хокуклар белән проблемалар бар. Мөстәкыйль рәвештә, тулы форматта кабель челтәрләрдә чыга башлыйбыз. Шулай ук без бит хәзер цифрлы үткәргечтә дә эшлибез, өченче мультиплекста булса да шәп булыр иде дип торабыз”, – диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов журналистларга яңа башкарма директор килгәч, каналда яңалыклар көтелә дип тә әйткән иде.

  • “Яңа Гасыр” телеканалының яңа башкарма директоры - 2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин. Ул яңа вазыйфага 23 апрельдә билгеләнде.  

татар-информ

Фото -  Татар-Информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+