Среда, 16 мая 2018 15:17 // Прочитано 82 раз

Олеся Балтусова Шәриф Камал музеен җәйгә ачып өлгермәүләрен әйтте

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камал музеенда реставрация бара. Аны быел җәйгә ачу күздә тотылмый. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

“Җәйгә өлгертәсе килгән иде, әмма реставрация катлаулы процесс, эшләр әле төгәлләнмәде, экспозиция куелмаган. Шуңа күрә әлегә ачылыш белән сөендерә алмыйбыз. Уку елы башына булыр дип көтәбез”, - дип белдерде ул.

Балтусова анда Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты үзәге булачагын, “Әдәби ишегалды” кебек чаралар уздырылачагын әйтте.

Олеся Балтусова, шулай ук, Тукай музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында булуын билгеләп узды. “Тышкы эшләр тәмам, фасады әзер, эчке бизәлеш эшләре бара”, - диде.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+