Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Четверг, 17 мая 2018 07:08 // Прочитано 97 раз

Татарстанда "Ел укучысы" исеме билгеле булды

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Татарстанда Республикасының ел укучысы исемен республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кичә атады. Бу турыда "Мәгариф" журналы хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы ел укучысы - 2018" исеменә КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин лаек дип табылган.

9 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Хәзер ул олимпиадага әзерләнүгә киткән. Шуңа күрә министр җиңүче өчен бүләкне лицей директоры Елена Скобельцинага тапшырды.

татар-информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар