Реклама

Вторник, 10 июля 2018 11:34 // Прочитано 91 раз

Чуваш халкы җырчысы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны ике республика җитәкчесе котлады

Чабаксарда узган Федераль сабан туенда чуваш халкының танылган җырчысы Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Быел Чабаксарда узган Федераль сабан туенда Чувашиянең һәм чуваш халкының танылган җырчысы, татар милләтеннән булган Фәридә Фәйзуллинага «Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу тантаналы вакыйга Татарстан җитәкчелеге катнашкан мәдәни чарада булганлыктан, күпләр ялгышып җырчыга Татарстанның мактаулы исеме бирелгән дип уйлап, җырчыны котлый да башладылар. Бу Федераль сабан туенда Фәридә Фәйзуллинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавы белән бәйле.

“Чувашиянең мактаулы исеме бирелде. Мин бит Казанда яшәсәм дә, Чувашиядә эшлим. Әмма татар телендәге җырларым белән татар тамашачысына чыгарга телим. Чөнки автор-башкаручы буларак, беренче җырларым татар телендә язылды, - диде Фәридә Фәйзуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Җырларым татар аудиториясен бер тыңлауда яулап алмаса да, алар әкренләп халык күңеленә керә торган җырлар дип уйлыйм”.

Фәридә Фәйзуллина татар эстрадасы сәхнәсен дә яулап ала алачагына ышана. Әкренләп Казан якларына гастрольләр дә оештырырга уйлый. “Татар тамашачысын тоеп карыйсым килә. Минем җырларым аларның күңелләренә кагыламы, кагылмыймы – аңлыйсым килә, - ди ул. – Әмма берьюлы ике аудитория җиңел түгел”.

Фәридә Фәйзуллина соңгы елларда аудиториясенең Чувашиядә яшәүче мишәр татарлары хисабына артуын әйтә. “Аларның минем белән горурлануын күрәм. Күпчелек чуваш җырлары яңгыраса да, концертларыма да киләләр, мин концертларымда татарча да җырлыйм”.
Популяр эстрада җырчысы ике халык тамашачысын чагыштырып, чуваш тамашачысының ихласрак, ачыграк, гадирәк, күңелен ачып тыңлавын, ә татар тамашачысының басынкырак, саграк, тыйнаграк булуын әйтә.

  • Фәридә Фәйзуллина тумышы белән Чувашиянең Батыр районыннан. 2014 елда “Учук” фестиваленең рәсми тавышы дип танылган, 2015 елда ЮТВ телеканалы (Чувашия) Иң яхшы башкаручы булырак таныган, Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен 2015 елда Чувашия Милли конгрессының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары тапшырылган. Бүген популяр җырчының татар телендә – бер һәм чуваш телендә дүрт альбомы бар.

 Фәридә Фәйзуллина белән интервьюны сылтама буенча укый аласыз.

Фото: Расих Фасхутдинов

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар-Информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+