Четверг, 12 июля 2018 07:27 // Прочитано 239 раз

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзгәрештән соң булачак пенсиянең күләмен атады

Пенсияне исәпләү өчен хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы эш урынындагы хезмәт хакы күләме түгел, ә гомер буе эшләгән хезмәт хакы алына.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Пенсия законына үзгәрешләр кертелгәннән соң, россиялеләр хезмәт хакының 40 проценты күләмендә уртача иминият пенсиясе белән тәэмин ителәчәк, ә пенсиянең иң зур күләме 34 мең сумга якын булачак, дип хәбәр итте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. Бу хакта мәгълүмат агентлыкларына сылтама ясап «Известия» газетасы яза.

Пудов билгеләп үткәнчә, пенсияне исәпләү өчен хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы эш урынындагы хезмәт хакы күләме түгел, ә гомер буе эшләгән хезмәт хакы алына. Нәтиҗәдә, исәп-хисап базасы азрак булып чыга. Министр урынбасары илдә уртача хезмәт хакының 40 мең сум тәшкил итүен искәртте. Бу 16 мең сум күләмендәге пенсиягә тәңгәл килә.

Июнь аенда Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Известия»гә 2019 елда пенсиянең уртача күләме 15,4 мең сум тәшкил итәчәк дип белдергән иде.

  • Хәзерге вакытта Россиядә ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә чыга. Аны 2034 елга ир-атлар өчен – 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Шуның хисабына Хөкүмәт лаеклы ялдагыларның пенсиясен арттырырга ниятли.
  • Фото: pixabay.com

  • татар-информ



Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+