Реклама

Четверг, 12 июля 2018 11:14 // Прочитано 76 раз

“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” бәйгесе дәвам итә

Бәйгедә җиңүчегә, үз телепроектын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сум акча биреләчәк.

“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сумга кадәр акча бирү каралган. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без яңалык алып килердәй яшь талантлар эзлибез. Андый иҗади шәхесләр аз түгелдер дип уйлыйм. Аларның барысын да “Талант” бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Безгә һәр идея кызыклы. Бигрәк тә, үзенчәлекле, креатив, яшьләр темасы, яшьләрнең тирә-юньгә карашы кызыксындыра. Иң мөһиме – тапшыруның кем өчен төшерелүен, кемгә кызыклы булуын, аның үзенчәлеген һәм ничек кабул ителүен аңларга кирәк. Тапшырулар циклын да төшерергә мөмкин. Кыскасы, истә калырдай тапшырулар күрәсе килә”, - дип сөйләде “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясенең башкарма директоры Айрат Сибагатуллин.

Җиңүчеләрнең тапшырулары эфирга чыгу хокукына, ә авторлар “Яңа Гасыр” телеканалы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак.

  • Бәйгенең максаты – татар телен, мәдәниятен пропагандалау, татар телендә чыгучы тапшыруларны популярлаштыру.

Бәйге шартлары: видеороликны МР4 форматында “Конкурс Талант” тамгасы белән Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына юлларга кирәк. Аның күләме 25 минуттан артмаска тиеш. Хатта шулай ук проект, ягъни тапшыруның исеме, авторның исем-фамилиясе, туган елы, яшәү урыны, телефон номеры язылган аерым текст файлы булуы шарт.

Бәйге өч номинациядә оештырыла: тарихи (татар халкы, Татарстан район-авыллары тарихы, республикабызның үткәне һәм бүгенге көне); әдәби-музыкаль (фольклор, төрки халыкларның уен кораллары белән таныштыру, иҗади шәхесләр һ.б.); шоу-программа (креатив, мавыктыргыч, кызыклы идеяләр).

Авторлык хокукларын бозу факты булган очракта (плагиат), иҗади эш бәйгедән төшеп калачак.

 

Татар-Информ




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+