Россия Композиторлар берлеге рәисе быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин юбилеен Мәскәү консерваториясенед Зур концертлар залында билгеләп үтәчәк. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Рәшит Кәлимуллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылачак концертта "Орфей" радиосы симфоник оркестры чыгыш ясаячак.
Мәдәни чара 11 сентябрь көнне уздырылачак, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com