Вторник, 09 октября 2018 10:40 // Прочитано 245 раз

Медведев пенсия яшен арттыруның төп сәбәбен әйтте

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев «Вопросы экономики» журналына пенсия яшен арттыру турында фәнни мәкалә язган.

«Без 1930 елда гамәлгә куелган пенсия яшен бүгенге көнгә кадәр үзгәртмичә килдек. Шуңа күрә күптәнге нормаларны кулланып эш итә алмыйбыз» - дип яза ул.

Медведев билгеләп үткәнчә, пенсия яшен арттырудан килгән барлык финанс та пенсионерларның керемен арттыруны тәэмин итүгә китәчәк. Әгәр 2018 елның башында эшкә сәләтле 1 мең кешегә 450 пенсионер туры килсә, 2036 елга аларның саны 550 гә кадәр артырга мөмкин. Медведев проблеманың чишелешен өч юлда күрә: пенсия системасына түләнәсе тариф дәрәҗәсен үстерү, пенсиянең реаль дәрәҗәсен төшерү яисә пенсия яшен арттыру.

«Пенсия системасында үзгәрешләр кертмәгән очракта 2024 елга 6 миллион кеше югалтырга мөмкинбез. Пенсия яшен арттыру эшсезлек проблемасын хәл итү өчен дә кирәк» - дип мисал китерә министр.

Белгәнебезчә, 4 октябрьдә РФ президенты Владимир Путин пенсия реформасы турындагы законга кул куйды. Ир-атлар – 65, ә хатын-кызлар 60 яшьтән соң лаеклы ялга чыгачаклар.

Рәфидә Галимҗанова

Фото: pixabay.com




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+