Вторник, 09 октября 2018 12:48 // Прочитано 124 раз

Киләчәктә тифлокомментарийлы милли спектакльләр артырга мөмкин

Россиядә бердәнбер милли тифлокомментатор Гөлүсә Закирова киләчәктә бөтен театрлар да тифлокомментарий белән эшләр дип өметләнә. Бу хакта ул «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

Матбугат чарасы Камал театрында беренче тифлокомментарийлы спектакльгә багышланган иде. Журналистлар белән очрашуда Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, татар телендә тифлокомментарийлар белгече Гөлүсә Закирова, Республиканың күрмәүче яшьләр оешмасы рәисе Марсель Гайфуллин Камал театрының әдәби бүлек мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов катнашты. Оештыручылар тифлокомментарийлы спектакльләр әзерләүнең нечкәлекләре һәм перспективалары турында сөйләделәр.

«Безнең максатыбыз – бу тифлокомментарийларны республикага кертеп җибәрү. Ул пресс-конференция җыя торган яңалык булудан туктап, нормага әверелсен иде, ‒ ди Гөлүсә Закирова. – Бәлки кайчан да булса театрларда тифлокомментаторлар барлыкка килер. Мәскәүнең Безруков җитәкләгән Губерна театры штатында ике-өч тифлокомментатор бар».

Гөлүсә Закирова театрлар башка шәһәрләргә гастрольләргә чыкканда, техник мөмкинлекләр булган очракта, труппа белән тифлокомментаторның да баруын мөмкин эш дип саный.

Оештыручылар алга таба ике спектакль белән генә чикләнеп калмыйча, бу эш республикада үсеш алыр дип өметләнәләр. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев Чаллыда да бер спектакльне тифлокомментарий белән күрсәтергә әзерлек турында сүз булуын әйтә. Әлегә кайсы театр белән эшләү мәсьәләсе хәл ителмәгән.

«Без районнардан да төркемнәр туплап, Казанга спектакльләргә китерү мәсьәләләрен карыйбыз, ‒ ди китапханә директоры. – Әмма аның өчен транспорт, волонтерлар кирәк».

Наил Сәфәргалиев киләчәктә тифлокомментаторлар артыр дип уйлый.

  • Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе мәгълүматлары буенча Татарстанда 9 меңнән артык күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр бар. Болардан тыш 1700 бала да начар күрүче буларак теркәлгән.

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+