100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Среда, 07 ноября 2018 13:59 // Прочитано 337 раз

Илназ Гарипов Казаннан күченеп киткән

Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.

Популяр җырчы Илназ Гарипов Мәскәүгә яшәргә күченә. Бу турыда «Матбугат.ру»га аның администраторы Рөстәм Галимҗанов хәбәр итте. «Син минем соңгы тукталышым» дип җырлаучы егет киләсе тукталышын Россия башкаласында ясамакчы. Мәскәүдә яшәсә дә, татар эстрадасын ташламый, ди. Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Мәскәүгә аны күптән чакырганнар. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.

Илназның Казандагы барлык проектлары да эшлиячәк. «Тәти-пати» ут-тавыш аппаратура арендасы үз эшен дәвам итә, чыгышлары да булачак. 

«Мин аның администраторы буларак Казанда барлык проектларын җитәклим, – ди Рөстәм Галимҗанов, – Илназ планнарын төгәл генә сөйли торган кеше түгел. Мәскәүдә туйлар, кичәләр өстендә эшләячәген чамалыйм. Шул ук өлкәдә эшләүче танышы каршы алды. Хәзерге вакытта Мәскәү үзәгендә тора. Чыгышларына Казанга кайта».

Чыганак: matbugat.ru

Фото:Инстаграм @ilnaz_garipov




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+