Пятница, 09 ноября 2018 08:36 // Прочитано 207 раз

Хәмдүнәгә нәрсә җитми?

         Хәмдүнә апа янәдән хайп юлына баскан. Әле күптән түгел генә үзенчәлекле фотосессия белән шаккатырды. Җырчы декабрьдә узачак Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестиваленә әзерлек башлаган – ул яңа образ сайлый. Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева, бу юлы тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы. Татарстанның халык артисткасы күнегелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр.

         Әле ул гына да түгел, популяр инстаблогер «Хәмднюша» да үзенең яңа чыгарылышын тәкъдим итте. Шок! «Ватаным Инстаграм» газетасы статистикасы буенча соңгы арада Хәмднюша лайклар аз җыя икән! Топ-блогер моны «мәгънәсезлек» дип атый һәм МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясый. Ул рэп баттл форматында үзенең текәлеген раслый һәм ел вакыйгасы – «Татар җыры» алдыннан Хәмднюша калган җырчыларга да мөрәҗәгать итә.

 

Автор: А.Галимова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивале быел “Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак. Грандиоз тамашага оештыручылар гына түгел, җырчылар да бик тырышып әзерләнә. Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән, бу юлы тамашачыны яңа образы белән шаккаттырмакчы. Татарстанның халык артисткасы күнегелгән сәхнә күлмәкләреннән баш тартып, заманчарак вариантка тукталырга булган. Чалбарлы костюммы? Әллә итәклесеме? Берсен генә сайлап алу бик авыр. Сезнеңчә, яраткан җырчыбызга кайсы вариант күбрәк туры килә? “Татар Җыры” сәхнәсендә чыгыш ясау өчен Хәмдүнә Тимергалиева 3 образның кайсын сайлар? Бу сорауга җавапны 22 декабрь кичендә белербез? #татаррадиосы #tatarradiosi #хамдунатимергалиева #хәмднюша

Публикация от Татар Радиосы (@tatarradiosi)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәмдүнә апаның хайп локомотивы янә рельсларга баскан! ?Әле генә фотосессиясе белән шаккатырды... Ә хәзер!..? Шок! “Ватаным Инстаграм” газетасы статистикасы буенча соңгы арада Хәмднюша лайклар аз җыя! Топ-блогер моны “мәгънәсезлек” дип атый һәм МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясый. Ул рэп баттл форматында үзенең текәлеген раслый һәм ел вакыйгасы – “Татар җыры” алдыннан Хәмднюша калган җырчыларга да мөрәҗәгать итә. ? Алар да барлык лайкка һәм “алтын барс”ка лаекмы икәнлекне сорый һәм җавап көтеп кала. Ә сез Хәмдүнә апаны #лайккалаек дип саныйсызмы? ? Тагын кемне билгели аласыз һәм ни өчен?? #хәмднюша #хәмдүнәтимергалиева #татаррадиосы #tatarradiosi

Публикация от Татар Радиосы (@tatarradiosi)




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

© Журнал «СӘХНӘ», 2011 - 2018. Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+