Среда, 05 декабря 2018 06:33 // Прочитано 70 раз

«Казан» аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде!

         Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.

         «Россия 1» телеканалында «60 минут» тапшыруының туры эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды. 5 миллионнан артык кеше аэропортларга кушылырга тиешле кандидат исменәре өчен тавыш биргән.

         Татарстаннан бу проектта ике аэропорт– «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнашты. Республика буенча шорт-листка җиде исем кергән.

ТР башкаласының аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителде. Проект сайты нигезендә, Тукай өчен иң күп кеше тавыш бирде. Барлыгы 123 меңнән артык кеше.

         «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев яки Иван Шишкин исемнәре бирелергә мөмкин иде. Бу очракта тавыш бирү лидеры итеп Лемаев билгеләнде – Түбән Камага нигез салучыларның һәм җирле химия сәнәгатен булдыручыларның берсе. Тавыш бирүдә 65 меңнән артык кеше катнашты. 

         Нәтиҗәдә, «Казан» аэропорты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай исемен алды, ә «Бигеш» аэропорты СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеменә лаек булды.

Чыганак: Татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+