Среда, 05 декабря 2018 08:40 // Прочитано 60 раз

Әбринең «маньягы» эшкә урнашкан

Әбри Хәбриев концертында тамашачыга инде күптәннән таныш булган дуэт – «пацаннар» дуэтының дәвамын күрсәттеләр

Маньяк официаль рәвештә эшләсә дә, битасын ташламаган. Ул аны хобби буларак куллана икән. Укымышлы егет кичләрен тегә, ә маньяк бәйли икән: «күпердән бәйлим дә атам, бәйлим дә атам», ди. 

Әбри өстәмә эштә эшләү ‒ «подработка» темасына да шаяртып алды. «Әкрен генә сиздермичә, мин төн җиткәнен көтәм. Бөтен кеше йоклап беткәч, мин тәгәрмәчләр сүтәм», ‒ дип җырлады «Маньяк».

Бу айларда бик актуаль булган пенсия темасына да шаяртып алдылар. Сүзләре болайрак иде: «Насыйп ит безне Ходаем, пенсия бәхетенә. Йөзгә кадәр яшик, дуслар, дәүләт бездән көлмәсен! Медведевлар пенсияне елый-елый түләсен». Тамашачыга әлеге юллар, әлбәттә, ошады.

Бер-берсенә туры килгән ир белән хатын турында гадәттә чиләгенә күрә капкачы дип әйтелсә, «ботан» белән аның сөеклесен Әбри камырына күрә уклавы дип тапты.

Чыганак: Интертат

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Казан, мең рәхмәәәт! Гөнах шомлыгына каршы, тавышым иң мөһим көнне утырды. Болай булыр диеп уйламаган идем. Шулай да, ерып чыктык! Төерләр белән, тик җиңдек! Җитешсезләкләрем өчен гафу үтенәм!!! ?????? Чәчәкләрегез, бүләкләрегез, җылы мөнәсәбәтегез, алкышларыгыз өчен мең рәхмәт! ☺️?? #ӘбриХәбриев #ЭбриХэбриев #ОняКИЛӘ #ЯңаСезон #ЯңаПрограмма #БашлыйбызЯңабаштан

Публикация от Әбри Хәбриев (@abri_xabrieff)




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+