100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Четверг, 10 января 2019 20:10 // Прочитано 263 раз

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән директорларга карата җитди чаралар күреләчәк - Песошин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма директорларына карата җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Бу хакта ул бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Эш хакын вакытында түләмәү аркасында бурычлар арту белән бәйле рәвештә, тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемне легальләштерү буенча муниципаль комиссия рәисләренең игътибарын арттыруын телим», - диде Хөкүмәт җитәкчесе. Ул предприятие җитәкчеләрен хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерергә өндәде. «Бурычларын яшерүчеләргә һәм озак вакыт түләмәүчеләргә иң җитди чаралар күрүне сорыйм», - диде.

Алексей Песошин хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тотучы органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты. Предприятиеләрдә финанс ягы мөшкел булган очракларны вакытында ачыклау буенча баланс комиссияләре ролен көчәйтүне сорады.

2018 елның гыйнвар-октябрендә республикада уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан арткан. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 8,4 процент тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+