100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Суббота, 09 февраля 2019 16:30 // Прочитано 203 раз

«Татар-информ» 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә

«Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан урманнарында яшәүче уникаль авырлыктагы кабан дуңгызын фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга Татарстан Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Федор Батков сөйләде.

«1980 елларда аучылык ярдәмендә ашатырга теләделәр. Ул вакытта һәр районда бригадалар бар иде. Алар җәнлекләрне, нигездә пошиларны атканнар. Ул чорда безнең ресурслар шактый кимеде. Шулай да республикада  300 килограммлы кабан бар. Аны аучылар үзләре дә атмаячак – гастрономик кыйммәте юк», ˗ диде Федор Батков.

«Татар-информ» республика урманнарында 300 килограммлы кабанны (тере кабан фотосы, трофей түгел) фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә. Җиңүче 20 мең сум акчалата бүләк алачак һәм «Татмедиа» АҖ ресурсларында әңгәмә бирәчәк.

Конкурста катнашу өчен Instagram да безнең биттә #УникальныйКабан хэштегы белән видео яки фото куярга һәм кыргый җәнлекне күргән урынны сурәтләргә кирәк. Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре фотога төшерелгән кабанның «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында сөйләнгән җәнлекме икәнлеген ачыклаячак.

Федор Батков белән әңгәмәне тулысынча «События» порталында укырга мөмкин. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында карый аласыз.

Чыганак: tatar-inform




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+