Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

Вторник, 18 апреля 2017 14:03 // Прочитано 909 раз

“Яраткан артистым” рәсем бәйгесе

Игътибар, игътибар! “Сәхнә” журналы яраткан укучылары арасында тагын бер бәйге игълан итә.

Танылган рәссам Пабло Пикассоның иң беренче сүзе “карандаш” (испанча “lapiz” ) булган, диләр. Димәк, баланың кем буласын туганда ук тоемларга мөмкин. Әгәр ул итәктән төшүгә буяу, карандаш белән мәш килә, төрле рәсемнәр карарга ярата икән, димәк ул рәсем сәнгатенә битараф түгел.   Бүгенге конкурсыбыз да нәкъ менә шул өлкәгә карый.

 

Озын сүзнең кыскасы, бүген нәни укучыларыбыз арасында Татарстанның рәссамнар берлеге белән берлектә “Яраткан артистым” рәсем бәйгесен игълан итәбез. Моның өчен яраткан артистыгызны рәсемгә төшереп, бу эшләрне скан аша үткәреп яки сыйфатлы фотога төшереп Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон почтасына юлларга кирәк булачак.

Бәйгедә 5 яшьтән 15 яшькәчә балалар катнаша ала.

Бәйгенең беренче өлешендә, сайтыбызда тавыш бирү ярдәмендә иң матур һәм сыйфатлы рәсемнәр сайланып алыначак. Соңыннан, балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып жюри җиңүчеләрне билгели.  

Җиңүчеләргә бүләкләр һәм һәр катнашучыга “Сәхнә” журналының махсус дипломнары тапшырылачак. Иҗат җимешләрегезне көтеп калабыз!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар