“Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале һәм Камал Театры драматургия конкурсы игълан итә

”Һөнәр” фестивале беркайчан да спекатакльләр күрсәтү өчен генә үткәрелмәде. Һәр ел саен ”Һөнәр” кысаларында режиссура лабораториясе, тәнкыйтьчеләр катнашында спектакль хакында фикер алышулар үткәрелеп килә.

Быел беренче тапкыр ”Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы кысаларында 15-21 декабрьдә драматургия лабораториясе үткәрелә. Аның максаты – драматург булырга теләүче талантларны барлау. Аларны режиссер һәм актерлар ярдәме белән драматургиянең асылына төшендерү.

Лабораториядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен фестивальне оештыручыларга булачак пьесаның синопсисын гына җибәрергә кирәк.

Синопсис – ул кыскача эчтәлек, пьесадагы төп вакыйгаларны атап чыгу.

Сайлап алынган синопсис режиссерлар, актерлар һәм драматургия лабораториясендәге башка катнашучылар белән бергәләп камилләштереләчәк, детальләр белән баетылачак. Драматургия лабораториясе барлыкка килгән яңа пьесаларны уку белән тәмамланачак. Иң яхшы пьесалар сәхнәдә куелып һәм басылып чыгачак.

Синопсисны 2014 елның 13 ноябренә кадәр kamalteatr@mail.ru адресына җибәрергә, хатның исемен “Синопсис, һөнәр” дип куярга. Катнашучыларның яше мөһим түгел. Төп шарт – синопсис татар телендә булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
675
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы