«Адашкан күңел»

Әйе, мин шактый танылган Әтнә халык театры, аның Камал театры белән тыгыз элемтәләре турында белә идем. Дулкынлануымның тагын бер сәбәбе театрның Мирхәйдәр Фәйзинең артык билгеле булмаган «Адашкан күңел» пьесасын куюына бәйле. Ул татар театры сәхнәләрендә бик сирәк кунак. Ялгышмасам, 1923 елда ук язылган пьесаның Әтнә театрындагы куелышы – өченчесе генә. Язылган чорында пьесаны Казан язучылары һәм театраль җәмәгатьчелек кабул итми. Беренче тапкыр аңа, моннан егерме ел элек, ул вакытта Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры булып эшләгән Байрас Ибраһимов мөрәҗәгать итә.

Үз вакытында драма нигә кабул ителмәгән һәм соңрак бөтенләй онытылган соң? Әсәр авторга хас романтик стильдә язылса да, сәбәп, мөгаен, аның үзенчәлекле коллизиясендәдер. Мирхәйдәр Фәйзинең танылган һәм театрларда еш куела торган «Галиябану», «Ак калфак», «Асылъяр» әсәрләрендә конфликт мәхәббәт тематикасының байлар һәм ярлылар арасындагы тигезсезлек аркасындагы социаль каршылыклар белән кушылуына бәйле. «Адашкан күңел»нең драматик нигезе исә әлеге әсәрләрнекеннән аерыла. Пьесада басым шәхси линиягә, төп героиня Мавиянең характерын ачуга, аның бәргәләнүен, хис-кичерешләрен күрсәтүгә ясала. Шулай ук пьесаның 1923 елда, ягъни революциядән соң язылганын да онытмаска кирәк. Бөтен тормышта һәм, әлбәттә, әдәбият белән сәнгатьтә дә социаль көрәшнең кискенлеген, чорның революцион рухын күрсәтү мәҗбүри булган вакыт. Ә монда – бай гаиләдә тәрбияләнгән кызның шәхси хис-кичерешләре. Пьеса «кирәкмәгән» чакта языла. Бүгенге телдә әйтсәк, «форматка туры килми». Ә инде совет чорында, билгеле булганча, идеологик таләпләр бөтенләй башка була. Шәхси мәсьәләләр – һәрвакыт арткы планда.

Бүген театрлар ни тели, шуны куя ала. «Адашкан күңел»не сәхнәләштерүчеләргә исә әсәр үзе үк баш героиня образын үзләре теләгәнчә ачу мөмкинлеген бирә. Бу уңайдан Америка драматургы Теннеси Уильямсның «Трамвай «Желание» әсәре искә төшә. Пьеса героинясы Бланшны режиссёрлар шулай ук төрлечә тәкъдим итә. Берәүләр – аклый, икенчеләре – гаепли.

Әтнә театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев белән Мавия ролен башкаручы Сиринә Абдуллина баш героиняны аклап чыга. Актриса героинясы характерының күпкырлылыгын бик яхшы ачып бирә. Бай гаиләдә тәрбияләнгән, шуңа да зәвык белән киенгән төз гәүдәле чибәр яшь кыз. Романтик, йомшак, назлы... Шул ук вакытта аның күңеле тормышта үз урынын, үзенең чын мәхәббәтен таба алмый бәргәләнә... Рольнең режиссёр тәкъдим иткән күпкатлылыгы, күптөрлелегеннән уңышлы файдаланып, актриса авыр характерны бик табигый күрсәтә. Абдуллина Мавия узган юлны, аның эчке ирек эзләвен бик яхшы күрсәтә. Ул, Оренбург бае кызы, ирек сөючән характерын күрсәтеп, ата-аналары сайлаган бай кияүдән баш тартып (Шекспирның «Укрощение строптивой» пьесасындагы Катаринадан бер дә ким түгел!), авылга укытучы булып китә. Әмма, авылга килеп эләккәч, ул үзен чит, җирле халыктан аерылган, үзен алардан бер баскыч өстәрәк хис итә башлый. Актриса моны бик төгәл җиткерә. Әмма, шулай килеп чыга ки, авыл егете Саматка гашыйк була. Ул Саматны ихластан сөя, шул ук вакытта егет белән уйный да: әле үзенә якынайта, әле читләштерә... Гашыйклык халәтен, эчке каршылыгын күрсәтүдә актриса үзен гаять табигый тота; татар кызларына хас булганча, эчендә ут дөрләсә дә, хис-тойгыларын тышка чыгармаска тырыша. Шулай икеләнүе аркасында ул авылдан китәргә карар кыла. Әмма ата-анасы йортына кайтмый, башка шәһәргә юл тота. Ул Саматны югалтуы белән ризалашты да сыман. Ләкин күңеле барыбер тыныч түгел. Үзенә ихластан гашыйк булган интеллигент журналист Бәкергә кияүгә чыгарга кирәк дигән уй белән дә Мавия көч-хәл белән ризалаша.

Әмма Самат белән көтелмәгән очрашу тагын бөтен эшне бозып ташлый. Күңелендә сүрелеп барган очкын учак булып яңадан яна башлый. Хәзер инде ул хисләрен бөтенләй йөгәнли алмый... Һәм сөйгәненнән, тыныч тормыштан тагын кача. Әйтергә кирәк, нәкъ бу качып китүе аның ихласлыгы, горурлыгын күрсәтә. Сафлыгын югалтуы аркасында Бәкер белән була алмавы турында актриса әйтеп бетергесез газап, үз-үзен гаепләү хисе белән җиткерә. Парадоксаль яңгырый, әмма нәкъ шул ихласлыгы, тормыш шартларына яраклашырга, теләсә кайсы вазгыятьтә үзенә файда табарга тырышмавы аны тормышның төбенә алып барып җиткерә.

Соңгы актта тамашачы бай гаиләдән, нәфис, белемле, зәвыклы яшь Мавияне түгел, ә акчасыз, дусларсыз, бала белән ялгызы яшәү белән үлем арасында калган, күзләрендә нур сүнгән җанны күрә. Элегрәк ул Саматка мәхәббәте һәм икесенең тигезсезлеге арасында бәргәләнсә, хәзер инде «ничек исән калырга» дип интегә. Ягъни зур тормышка аяк басканнан бирле Мавия катлаулы сорауларга – җавап, тормышта – үз урынын эзләп бәргәләнә. Чын мәгънәсендә адашкан күңел. Самат белән чираттагы очраклы очрашу гына күп нәрсәне хәл итә. Хәзер инде ул авылдан чыккан шахтёр хатыны булырга да риза. Иң мөһиме – сөйгәне белән бергә булырга. Бәхетле финал аерымачык мәгънәгә ия: Мавия, җәһәннәм аша узып, үз дигәненә – яраткан кешесе белән бәхеткә ирешә. Әйе, финалны бәхетле итү өчен автор «ясалма» алымга бара – әсәр ахырына Саматны азат кеше итә. Анасы вафат, баласы үлгән, яратмаган хатыныннан аерылган...

Мөгаен, пьесага берникадәр социаль әһәмият өстәү өчендер, автор икенче актка шахтёрлар күренешен керткән. Бу күренеш төп тема белән бөтенләй аваздаш түгел. Ул бары Мавия белән Саматны очраштыру өчен генә кирәк. Әмма алар башкача да очраша алыр иде. Әйтик, беренче актның икенче күренешендә, нәкъ тормыштагыча көтмәгәндә очраштылар бит.

Самат образының пьесадагы һәм спектакльдәге чишелеше аерыла. Спектакльдә Самат (Рәмис Галиев) – бераз беркатлы авыл егете. Башта ул хәтта Мавиянең аннан ни теләвен дә аңламый. Соңрак кына аны әкренләп ярата башлый. Образның спектакльдә башкача ачылуы икенче күренештән башлап аеруча күзгә ташлана. Аерым алганда – көтелмәгән очрашу күренешеннән башлап. Сөйләшү икесе өчен дә бар нәрсәне дә ачып бирә: Самат өйләнгән, Мавия кияүгә чыгарга җыена. Бар да тәмам, нокталар куелган. Әмма Самат китәр алдыннан гына Мавия аны үзе янына чакыра: «Иң соңгы бер үбешү, бер хушлашу булсын. Фәкать бер генә мәртәбә!» Әмма бу үбешү дәвамлы була... Минем фикеремчә, спектакльдә Саматның шул мизгелдә үз-үзен тотышы бик үк хаклы хәл ителмәгән. Ул ишек янында ук, Мавияне үпкәнче үк өс-киемнәрен салырга тотына. Бу күренеш Саматны бары физик теләген канәгатьләндерергә теләгән тупас ир-ат итеп күрсәтә. Авторда исә физик тартылу үбешү вакытында кинәттән, көтмәгәндә барлыкка килүе әйтелә. Режиссёр тәкъдим иткән финал да үзенчәлекле. Мавияне караңгы почмакта очраткан мизгелдә Самат гаҗәпләнә, әмма әллә ни сөенми. Актёр үзе әйтүенчә, Самат Мавияне эзли, әмма очраткан мизгелдә инде бөтенләй диярлек онытырга өлгерә. Шахтёр дуслары туй игълан итсә дә, Мавия шатлык хисләрен кичерсә дә, Самат бу сөенечтән читтә кала бирә. Хәтта авторда Саматның соңгы сүзләре «Күз тимәсен үзеңә!» булса да. Режиссёр соңрак аңлатканча, бу аның спектакльне бәхетле финал белән тәмамларга теләмәвеннән килә.

Инде әйтелгәнчә, Сиринә Абдуллина да, Рәмис Галиев та, яшь булуларына карамастан, профессиональ әзерлекләрен күрсәтә алды. Алар (ә бу бик мөһим) характерларның үсеш-үзгәрешен ачып бирүдә режиссёр логикасыннан читләшми. Шул чишелешкә туры китереп, реалистик образлар тудыра.

Бу ике төп персонаждан тыш әсәрдә дә, спектакльдә дә истә кала торган икенче пландагы рольләр бар. Яшь, күз явын алырлык чибәр, шат йөзле, кыю Нәкыя (Зөһрә Галиева); берникадәр кырыс, үз дөреслегенә һәрвакыт ышанган Гамбәр (Рәзинә Ибраһимова); ирекле тормышка хокукын яуларга һәрвакыт әзер, үз-үзен кулда тота алучан, кырыс, әмма гадел Маһитап (Айгөл Гыйрфанова); хәйләкәр, әмма «текә» әби кыяфәтен күрсәтергә тырышучы Кызбикә карчык (Гөлия Сибгатуллина), шулай ук икенче актта шул ук актриса башкаруында Бибкәй; гайрәтле, курку белмәс, җитез, тормышчан Хәсән (Нияз Заһидуллин), Мотый (Фаяз Хөсәенов). Яшь актёрлар сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, җиңел хәрәкәтләнәләр, бииләр. Бу актёрлар исемнәренә аерым тукталуымның сәбәбе – алар Казан театр училищесында һәм мәдәният-сәнгать университетында минем студентларым иде. Аларны хәзер инде профессиональ артистлар сыйфатында күрү миңа бик күңелле булды.

Әлбәттә, актёрлар ансамблендә коллективка 1993 елда, әле халык театры чагында килеп кушылган Марат Хәбибуллин аерылып тора. Аның башкаруында хисчән һәм самими, тирә-ягына гел сокланып караучы авыл укытучысы Ильяс образы Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» драмасы персонажы Салихны исемә төшерде. Хәбибуллинның Ильясы, нәкъ Салих сыман, профессиясенә тугрылык саклый. Ул, укытучының агартучы ролен аңлап, халкына файда китерергә хыялланучы кеше. Шуңа да ул Мавиягә укытучылык аша бик күп файда китерә алачакларын аңлатырга тырыша да.

Ансамбльнең тагын бер вәкиле – Зиннур Һадиев. Ул Бәкернең Мавияне ихластан сөюен, борчылуларын бик төгәл ача. Аның уенында барлык акцентлар да төгәл билгеләнгән бер урын бар. Ул революциягә кадәрге чор татар ир-аты. Һәм ул, Мавиянең әле генә сафлыгын югалтуын белүенә карамастан, аңа өйләнергә әзер.

Спектакльдә тагын бер шактый үзенчәлекле персонаж – Сирай. Галәмәт озын буйлы, эре гәүдәле актёр Азат Хәйретдинов икенче актта җирәнгеч, акылга сай урам себерүче образын тудыра. Ул бертуктаусыз Мавиягә бәйләнә, аны хатыны дип атый. Күңел ачучы авыл яшьләре арасында үзенчәлекле төс-кыяфәте белән ул беренче акттагы ролендә дә истә калды.

Сергей Скоморохов тудырган образлы сәхнә пространствосы кызык. Беренче актта сәхнә вертикаль ак җепләр белән каймаланган. Алар бер яктан матурлык өсти, икенче яктан, су буенда үсеп торучы талларны хәтерләтеп, алга таба булачак драматик вакыйгаларга ишарәли. Икенче актта ут ярдәмендә көрән-кызыл төскә кергән шул ук җепләр кунак бүлмәсе интерьерын бизи. Финалда исә алар үзенчәлекле боз сөңгеләренә әйләнә.

Театрда, традицион программкадан тыш, Әтнә театры тарихы, автор, аның «Адашкан күңел» пьесасы, актёрлар (кем, кайдан, театрга кайчан килгән, нинди рольләр башкарырга өлгергән) турында мәгълүмат тупланган икенче программканы да уку кызык булды. Бу – театрга, коллективка һәм тамашачыга хөрмәт күрсәтү.

 

Илмир Хәбибуллин тәрҗемәсе

«Сәхнә», 2013, №10 (октябрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
531
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы