Актер буласың килсә

Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә яңа татар актерлык-режиссерлык курсына июль аенда кабул итү имтиханнары узган иде. Аларның нәтиҗәләре буенча, бу курска тагын өстәмә рәвештә ир-егетләр кабул ителәчәк.
Кабул итү имтиханнары 27-нче һәм 28-нче августта була. Гаризаларны 15-нче августтан 17-сенә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясенә тапшырырга кирәк.
Бикчәнтәевнең яңа актерлык-режиссерлык курсына кабул итү имтиханнары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: рус теле, рус әдәбияты, әңгәмә һәм актер осталыгы (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек; җыр, бию, музыкаль әсәр башкару). Моннан тыш, “Драма режиссеры” юнәлеше буенча укырга җыенучы абитуриентлар, “Практик режиссура”дан өстәмә имтихан да тапшырырга тиеш .
Кабул итү шартлары һәм әзерлек өчен кирәк булган әдәбият исемлеге белән Камал театры сайтында танышырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 277-59-17, 277-05-54 телефоннары аша Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясеннән алырга була. Барлык абитуриентларга да татар телен белү мәҗбүри.
Мәгълүмат Камал театры сайтыннан алынды: kamalteatr.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+