Айлы төннәрдә

 

Моннан утыз еллар элек бер әсәремдә: «Кыр казлары безнең якларга апрель азакларында айлы төннәрдә киләләр. Өй түбәләренә тияр-тимәс каңгылдаша-каңгылдаша очалар алар», дип язган идем. Яз саен диярлек ишетә идем мин аларның тавышларын, айлы төннең сәфәрчеләре миңа ниндидер бөек сер бүләк итеп узалар кебек иде.

Хәзер инде кыр казлары юк, апрель азагында күкләр буп-буш, ә кыр казларының кыңгылдашканы күңел түрендә һаман саклана... Хәзер уйлый-уйлый мин бер нәтиҗәгә килдем. Нигә көндез очмаганнар сәяхәтче кошлар? Кайтыр юлларына тулган айлы кичне сайлаганнар? Моның бер хикмәте бардыр лабаса!

Әлбәттә, бар! Киек казларның китер һәм кайтыр юллары һаман бер, йөз ел элек тә, өч йөз ел элек тә көзләрен алар бер юлны сайлап очканнар, юл аларның канына сеңгән, гасырлар дәвамында геннарына күчкән. Ялгышмаганнар да алар, адашмаганнар да, җир өстендәге йөзләрчә билгеләрдән чыгып туры вә бәрәкәтле юлны сайлый алганнар... Менә монда аулак күлле урман авазы... Кунарга була. Ә бу елга тугаена төшеп алар тамак ялгаганнар, каңгылдашып бер-берсенә көч биргәннәр. Юлның башын да, азагын да яхшы белгәннәр, җир-сулар, урман-күлләр аларның үзгәрмәс ышанычлы маягы булган.

Берзаман адәм уллары туган-үскән бишекләре – җирне – шулай бозарга тотынганнар, тиз арада аның йөзен танымаслык итеп ермачларга тотынганнар. Кичә күл булган тын иңкүләрне киптереп завод-фабрикалар салганнар, болын өсләрендә төтенле-сөремле шәһәрләр калкынган, елгаларны борып, кире якка кертеп җибәргәннәр, кайчандыр диңгез чайпалган бәхетле тарафларны чүл комнары ялмап йоткан. Кыр казлары үзләренә маяк иткән билгеләр беткән, алар миңгерәүләнеп, аңгыраеп калганнар, су, тереклек эзләп анда-монда каерылганнар, әмма җир шарының танырлыгы калмаган инде. Елдан-ел үзгәрә барган җиргә күктән карап очкан киек казлар, ниһаять, сәфәр өчен айлы төннәрне сайлаганнар. Тулган ай аларга ялгышусыз туры юлны сайлашырга булышкан. Казлар, хак юлны яктыртып торган айга ышанып, ерак-ерак сәфәргә чыкканнар, һәм ай аларны бер чакта да алдамаган, үзгәрмәгән, сагышлы-көмеш нуры белән күкне дә, җирен дә бердәй яктырткан.

Хәзер, апрель азакларында, айлы төннәрдә күңелем сагышланып күккә карыйм да уем дәвам итә. Җир тормышы шулай үзгәргәндә, җир өсте шулай гарипләнгәндә ничек яшәде татар халкы? Аның алга барыр юлын кемнәр яктыртты? Бер мәлгә җир шарының әйләнешен туктатып уйга калсаң – исең китәрлек! Шушы канлы егерменче гасыр дәвамында гына да ниләр күрмәде татар башы! Бигрәк тә соңгы чоры дип аталган елларда! Тарих юк, аны шовинистик кара буразналар каплаган. Иман юк – аны имгәтеп, изеп бетергәннәр. «Татар, син надан, килмешәк, Октябрь революциясенә хәтле татарларда уку-язу булмаган, китаплар басылмаган. Сезне якты киләчәккә кемнәр җитәкләп алып барганлыгын беләсезме?!» Татарлар үзләре дә яр бакалары булып бакылдашалар: «Партиягә рәхмәт! Ленинга рәхмәт!» Кыска гына арада тел югала, тарих онытыла, иман алмашына, моң саега. Һәлакәт, инкыйраз сәгатьләп түгел, минутлап якыная... Ни аяныч, әле моннан ун ел элек кенә Татарстанда чыга торган урыс газеталары: «Унҗиденче елга кадәр татарларда укый-яза белгән кешеләр булмаган», дип яздылар һәм без, миллионлаган татарлар, аңгыра кәҗә кебек шуны тыңлап, сакал селкетеп разый булып тордык. (...)

Табигатьнең бөек кодрәте барлыгын мин шул елларда таныдым. Юк, учакта ут тәмам сүнеп бетми икән, нинди каты давылларда да кайдадыр утлы күмер кала, аны большевистик гарасат сүндереп, мәкерле ленинчы тәгълимат күмеп бетерә алмый икән. Юк! Учак уты бирешми. Ул саклана белә, көчен җуймый һәм нәкъ кирәкле мизгелдә генә дөрләп ала...

Күз алдына китерегез. Моннан утыз еллар элек. Нефтьчеләр мәркәзе булырга әзерләнгән Әлмәт шәһәре. Апрель азаклары. Күктә тулган ай. Өй түбәләренә тияр-тимәс кенә, җир өстенә сагышлы көмеш авазлар түгеп киек казлар оча!..Ул чактагы Әлмәт язы урамнарын белсәгез сез!.. Кая борылма тездән лай, урамнарда машиналар артыннан сызылып сыек пычрак кала. Лайның кермәгән тишеге юк, ишегалларында да ул, тыкрыкларга да бәреп кергән, лапаслар тирәсендә ерып йөрерлек түгел. Дәүләт оешмалары алдында һәр җирдә тимер кыргычлар, су тутырылган тимер ялгашлар тора. Тездән лайны ерып-ерып киләсең дә озаклап-интегеп резин итекләреңне юасың... Мәктәп болдырларында йөзәрләгән аяк киемнәрен күреп имәнеп китәсең...

Мәдәният сараенда Илһам Шакировның концерты. Җырчының даны шулай бөек, ерак-еракларга таралган, шушы сазлы урамнарны үтеп, кесә фонарьлары белән юл яктыртып, бер-берсенә дәрт-көч биреп концертка йөзәрләгән әлмәтлеләр җыелган. Тормыш бер чакта да җиңел түгел, нефтьче хезмәте дә авыр, мәшәкатьле... Көннәр буе авыр торбаларны кулдан-кулга күчереп йөрткән, бетон блоклар, баганалар күчергән, канау казыган әлмәтлеләр Илһам Шакировның моң диңгезенә кереп чумганнар. Сәхнәдән «Кара урман» агыла... «Әниемә хат» яңгырый... «Көзге ачы җилләр» уйнап ала... «Уел» башлануга күпләрнең күзләренә кайнар яшьләр килеп бөялә. Һәрбер җыр йөрәкләрне милләт белән, учакта җемелдәп яткан күмер чаткылары белән таныштыра. Залда басып торучылар да күп, ишек-тәрәзәләргә адәмнәр килеп бөялгән, җырчыны сәхнәгә кат-кат чакыралар. Берәүнең дә бу кичтән аерыласы, бәхет диңгезеннән чыгасы килми, зал берләшә, әлмәтлеләр бер сулыш белән сулыйлар – аларның шушы кадәр, бердәм, тату, бөек булганнары юк иде...

Менә концерт тәмам... Халык ишелеп бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык һәм пычрак урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык, лайның-ботканың күченә чәчрәтеп басалар, күңелләр яп-якты, сүзләр түгәрәк, алар үзгәргәннәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радио-телевизорларга күнеккән, эштә әдәп саклап сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә – алар татарлар. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар? Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп. Әле өйләргә таралышкач та алар дөнья мәшәкатьләрен онытып торалар, өйләрне, түрләрне яктыртып өстәл тирәли утырышалар да рәхәтләнеп чәй эчәләр. Бер-берсенә ягымлы, кадерле сүзләр әйтәләр. Нигә алай? Ни булды? Бәлки бик күпләр ни булганын сөйләп тә бирә алмаслар, әмма алар үзгәрешне сизәләр, аларның шушы бәхетле мизгелне озаккарак сузасы килә. Иртә-таңнан нинди авыр эшләр көткәнен белгән хәлдә алар йокларга ятырга ашыкмыйлар.

Кем уятты аларның җаннарын? Кем баетты боек татарны? Кем ул бөек тылсымчы? Ул – Илһам Шакиров. Табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчы. Илһам хакында соңгы елларда күп язылды, аның хакында китаплар басылды. Әмма бөек җырчыбызның кылган гамәлләренең олылыгын без бүген – телебез татарча ачылырга торганда, караңгы офыклар артында якты офыгыбыз да җемелдәгәндә аермачык әйтергә тиешбез. Әгәр без бүген, егерменче гасыр ишеген ябарга җыенганда, татар җаны әзме-күпме исән калган дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде. Булган алар, тарихта милләт эзен сакларга тырышучы олуг затлар булган. Минемчә, аларның иң олысы һәм иң бөеге – Илһам Шакиров. Әйе, иманны какшатканнар, үткән юлларыбызны бозып күрсәткәннәр, татар намусына пычрак ыргытканнар, ил талап түгел, җир тарап ашарына тапкан бөек милләтне явыз итеп күрсәтеп китапларда мәсхәрәләгәннәр. Киноларда аның барлыгын, күңелен каралтып күрсәткәннәр. Ләкин бер илбасарның да кулы җитмәслек бөек бер хәзинәсе калган татарның: ул – моң. Ил башына нинди тираннар менеп утырса да, хакимият сатлык чиновниклар, партиянең сатлык ялчылары кулына күчә торса да тарихыбызда бер нәрсә үзгәрмәс калган: ул татарның милли моңы. «Карурман» шул ук, шаулаган да, моңланган да. «Зиләйлүк»не утыз җиденче елларда да төрмәләргә тыга алмаганнар. «Гөлҗамал»лар, «Сәгать чылбырым», «Чатырлар» тагын бик күп көй-җырлар, татарның сихри күңел түрләрендә туган изге догалар, ленинчы караңгы елларда кимсетелеп, түбәнәйтеп килсәләр дә сакланганнар. Табигать бушлыкны сөйми, нигә әле татар гына бу кагыйдәдән мәхрүм калырга тиеш?! Үлеп барган татар дөньясы милли кодрәт белән дөньяга моңлы улларны да чакырган. Һәм татар иле үзенең милли пәйгамбәре итеп Илһамны тудырган. Безнең моң – ул безнең милли хәзинәбез, байлыгыбыз. (...)

Әгәр кайчан исә бер, татар җөмһүрияте ныгып, илебез башына батырлар килә калса, алар тәвәккәлләп татарның үз бүләкләре – орденнар булдырсалар, ул хөрмәткә беренче нәүбәттә озак еллар татар язмышы сагында торган бөекләребез – Илһам Шакиров, Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госмановлар лаек. Орден дигәч нигәдер мыек тырпая, совет орденнарын мулрак сөт биргән кәҗәгә дә тактылар. Ләкин биеклекне раслый, данлый торган бүтәнчә чаралар юк шикелле. Орденның да кадерен саклый белергә кирәк! Югыйсә орденнардагы алтын да тутыга! Менә гаҗәп! (...)

Ни аяныч: без кадерсез һәм хәтерсез милләт шул! Үз кадеребезне дә, аерым шәхесләр кадерен дә саклый белмибез. Ә милли каһарманнардан тыш халык бер бөтен булып яши алмый. Башкортлар Салаватларын бер чакта да онытмаганнар. Һәм башкортның батыр улы Салават аларга бер бөтен булып оешып яшәргә бүген дә ярдәм итә. Галәмгә очкан Андриян Николаев чуваш халкына җылы яшәү биреп йөз елларгача көч өстәп торачак. Үткән гасыр батырларын без буыннан-буынга күчерә алмаганбыз. Татар җирендә исемсез батырлар гына чәчелеп калган. Нишлисең, терсәкне тешләр идең дә... булмый, барып чыкмый!

Гасыр азагына таба мескен татарның да хәле яхшырыр сыман. Шушы караңгы дәвердә милләтнең күзен ачарга тырышкан, аңа терек суы өреп торган милли каһарманнарыбызга телдән генә булса да һәйкәл кою хәзер җирдә яшәгән буыннарның да изге бурычы. Күгебезгә алтын аебыз менде. Без хәзер айлы төннәрдә генә түгел айлы көннәрдә дә яшибез. Ләкин безнең барыр юлыбызга киртәләр коручылар, адаштыручылар әле әз булмас! Ходай сакласын!

Илһам Шакиров, Гамил Афзал, Шәриф Хөсәенов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев кебек милли каһарманнарыбыз безгә замандашларыбызга туры юлны балкытып торсыннар! Амин!

 4 май 1992 ел

 

«Сәхнә», 2013, №8 (август)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
766
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы