Ф.Бүләков "Сөясеңме, сөймисеңме..."

Дания Нуруллина: Башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Сәясеңме, сөймисеңме» исемле әлеге әсәре уйландыра торган, тормышчан әсәр. Инде рольгә, образга килгәндә, моңа кадәр мондый өлкән рольдә уйнаганым булмаган икән. Бу минем өчен
яңа алым булды. Равил белән бик җиңел эшләдек, ул партнерга бик ярдәм итә торган актер, сабырлык белән эшләде. Яшьләр дә тырыштылар.
Равил Шәрәфиев: Флоридның әлеге әсәренә теләп алындым, репетицияләр дә бик уңышлы уза. Радик Бариев режиссёрлыгында Салават Юзеевның «Ут күршеләр» пьесасында уйнаган бар иде инде. Миңа аның белән эшләве ошый, җиңел, дөрес, төгәл аңлата белә. Команда буларак та, бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп эшләдек. Тамашачы да яратып кабул итәр дип уйлыйм – саллы әсәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
4 октябрь 2023 - 16:03
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте