Фестиваль үтте, бәхәсләр тынмады: Шаляпин фестиваленә - 30 яшь

 

Фестиваль кичә һәм бүген

Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивале 1982 елда оештырыла, 3 елдан соң ул – Бөтенроссия, ә 1991 елдан халыкара статус ала. Фестивальдә төрле елларда И.Архипова, А.Ведерников, Б.Минжилкиев, М.Биешу, И.Богачева, Д.Хворостовский, О.Бородина һәм башка опера йолдызлары җырлаган, Н.Петров, Д.Крамер, В.Руденко кебек музыкантлар уйнаган оркестр белән Ф.Мансуров, И.Головчин, Е.Бражник, Г.Ринкявичус, М.Боэми һ.б. дирижерлар җитәкчелек иткән.

Быел фестиваль 30 нчы тапкыр үткәрелде һәм гадәттәгедән озынрак булды. 17 көн дәвамында опера сөючеләргә 12 спектакль, 2 гала-концерт тәкъдим ителде. Аларда Россиядән, БДБ, Аурупа илләреннән, АКШтан 60 тан артык опера җырчысы катнашты. Фестиваль П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсының премьерасы белән башланып китте. Аны режиссер М.Панджавидзе куйган, сәхнә бизәлешләрен рәссам И.Гриневич иҗат иткән. Спектакльдә 100 дән артык артист катнаша. Алар өчен 300 дән артык костюм тегелгән, чөнки спектакль дәвамында хор артистлары – 3, төп геройлар 4-5 тапкыр кием алмаштыра. Премьерага Россия милли оркестрына нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе М.Плетнев чакырылды. «Евгений Онегин»нан соң Дж.Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсы башкарылды. Аны карарга Президентыбыз Р.Миңнеханов та килгән иде. Спектакльдән соң Илбашы, сәхнә артына кереп, төп партияне башкарган Сишенг Йины тәбрикләде, аңа иҗат уңышлары теләде. Аннары Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсы җырланды. Быел ул «Алтын битлек – 2012» Россия милли театр премиясенә тәкъдим ителгән. Фаҗигалеяңгырашлы «Риголетто», «Травиата», «Аида» опералары (Дж.Верди), «Кармен» (Ж.Бизе) тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Электән килгән гадәт буенча, 13 февральдә, атаклы җырчы Ф.Шаляпин туган көнне М.Мусоргскийның «Борис Годунов» спектакле күрсәтелде. Дж.Россининың «Севильский цирюльник» операсы концерт рәвешендә генә башкарылды. Ә бер көнне Мария театрының хоры, оркестры, солистлары (җәмгысы 150 кеше) Казаныбызга килеп, театрның сәнгать җитәкчесе В.Гергиев җитәкчелегендә Р.Щедринның «Очарованный странник» опера спектаклен башкарды. Спектакльләргә кереш сүз сөйләр өчен бүгенге көндә Израильдә яшәүче музыка белгече Г.Кантор чакырылды. Опера фестивален матбугатта, радио, телевидениедә яктыртыр өчен 100 дән артык журналист аккредитация үтте. Театрның матбугат үзәге исә һәр көн саен фестиваль көндәлеге чыгарып барды.

Шаляпин фестивалендә татар спектакльләре юк

Бүгенгә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры репертуарында ике генә татар операсы – Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» һәм былтыр көз композитор Н.Җиһановның 100 еллыгына багышлап куелган «Җәлил» спектакле бар. Алар да бик сирәк башкарыла. Ф.Шаляпин исемендәге фестивальдә дә татар опералары күрсәтелмәде, ә 15 февральдә каһарман­шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көнне «Җәлил» спектаклен күрсәтү кирәк иде. Ә гомумән алганда, татар ыстанында, аныңбашкаласы Казанда татар әсәрләрен башкару өчен форсат чыкканын көтү дә кирәкми, минемчә. Матбугат очрашуында театрның директоры Р.Мөхәммәтҗанов фестивальдә татар спектакльләрен күрсәтелмәвен аларның сәхнә бизәлешләре үтә катлаулы булу белән аңлатты. «Евгений Онегин» өчен сәхнә бизәлешләрен Мәскәүдән эшләтеп кайтарту, 300 дән артык костюм тегү, яки Мария театрыннан бер көн өчен 150 кеше китертү җиңелрәк булган, күрәсең. Хәер, М.Җәлил театры җитәкчелеге татар файдасына кыл да кыймылдатмауларын яшерми дә. «Минем өчен бөтен милләтләр дә бертигез, мин артистларны көндәшлеккә сәләтле һәм сәләтсезгә генә бүләм, – дигән директор Р.Мөхәммәтҗанов «Бизнес­онлайн» интернет гәзите хәбәрчесе белән очрашу вакытында. – Мөхәммәтҗанов кадрлар тәрбияләргә тиеш, дип, бер таныклыкта да язылмаган, аның каруы, директор эшне тамашачы зәвыгын канәгатьләндерерлек итеп оештырырга тиеш, дип язылган. Татарның горурлыгы булырдай җырчылар тәрбиялә, имеш. Ә нәрсә соң ул горурлык? Әгәр дә берәр җырчы республикабыздан ары китеп, бүтән ил, дәүләтләрдә танылу тапса, ул татар милләтенә горурлык китерә. Бу – чын горурлык, минемчә. Мин үз гомеремдә В.Ганиева, М.Казаков, А.Шаһиморатованы гына солистлар итеп алдым. Ә мин алмаганнар арасында татарның горурлыгы булырдай кем бар? Ә оркестрда, хорда Казан консерваториясен тәмамлаган үзебезнең җырчы, музыкантлар Казан кешеләре түгелмени?..» Кыскасы, директорның сүзләренә нәтиҗә ясап, күңелең кемне сөйсә, шул матур, күңелең кемне сөймәсә, шул ямьсез, диясе генә кала.

Әскәр Абдразаков министрлыктан киткән, сәхнәгә кайткан

Гала­концертта дөньякүләм танылган опера җырчысы милләттәшебез Әскәр Абдразаков чыгыш ясады. Тәнәфестә без Әскәрнең хәл­әхвәлен белешеп чыктык. Билгеле булганча, Ә.Абдразаков Башкортстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнгән иде, әмма бер ел үткәч, былтыр көз ул дәүләт эшен ташлап, кабат сәхнәгә кайтты. Хәзер ул Мәскәүдә яши, Санкт­Петербургның Мария театрында эшли. Әскәр туган ягы Башкортстанга әнисе янына гел кайтып йөрүе турында әйткәч, Башкорт опера һәм балет театрының бүгенге хәле белән кызыксынасы иттек. Ут күршеләребез башкортлар милли операларга зур игътибар бирә икән. Репертуарларында композиторлар З.Исмәгыйлев һәм С.Низаметдиновның 6­7 операсы бар. Өстәвенә, биредә операны популярлаштыру, яшьләрне бу матур сәнгатькә тарту өчен күп эш башкарыла. Театр каршында, мәсәлән, балалар опера студиясе эшләп килә. Репертуарларында балалар катнашында һәм балалар өчен иҗат ителгән 8 спектакль бар. Башкортстанда 1991 елдан бирле «Уфада Шаляпин кичәләре» дип исемләнгән халыкара опера фестивале үткәрелә. Әмма ул бездәге ише ел саен түгел, 2­3 елга бер уза. Әскәрнең хатыны Елена да – опера җырчысы. Кызлары Ирэна һәм Мариана Испаниянең Мадрид шәһәрендә яши, белем ала, берсе – мәктәптә, икенчесе кино академиясендә укый. «Иҗат белән дәүләт эшен бергә алып бару авыр иде, – дип аңлатты Әскәр министрлыктан китүен. – Министр булып күңел биреп эшләдем, Уфага В.Гергиевнең «Мәскәү пасха фестивале»н, В.Спиваковның «Виртуозы Москвы» оркестрын, Г.Товстоногов исемендәге Зур драма театрын, «Дю Солей» циркын, «Пикколо Театро ди Милано» коллективын китерттем, атаклы балетмейстер Ю.Григоровичтеатрыбызда А.Аданның «Корсар» балетын куеп китте...». Әскәрнең энекәше, шулай ук дөньякүләм танылган опера җырчысы Илдар Абдразаков та Мария театрында эшли. Моннан бер ел элек Илдар хатыны, шулай ук бик танылган опера җырчысы Ольга Бородина белән мәшһүр италия дирижеры Риккардо Мути җитәкчелегендә, Чикаго оркестрына кушылып. Дж.Вердиның «Реквием» әсәрен яздырганы өчен Америка тавыш яздыру академиясенең музыка дөньясында иң дәрәҗәле «Грэмми» премиясенә лаек булган иде. Иң кызыгы шул: ул вакытта дәрәҗәле бүләккә быел фестивалебезгә В.Гергиев алып килгән «Очарованый странник» та тәкъдим ителгән булган, әмма аңа бүләк тимәгән. Билгеле булганча, «Грэмми» премиясе 1958 елдан бирле бирелә. Аны икенче төрле «музыкаль Оскар» дип тә әйтәләр.

Зур театрда татар кызы җырлый

Фестивальдә М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында Ксения партиясен Венера Гыймадиева башкарды. Венера – Казан кызы. Ул Казан музыка училищесының хор дирижерлары бүлеген тәмамлаганнан соң Казан консерваториясенә хор дирижерлары һәм вокал бүлекләренә имтихан тота. Беренчесенә үтә, икенчесенә үтми. Әмма кызның опера җырчысы булу теләге бик көчле була, һәм ул Казанда бер ел укыганнан соң Санкт-Петербург консерваториясенә кереп карарга була. Һәм ни хикмәттер, беренче баруында ук керә ала. Укуын тәмамлагач, Венера «Санкт-Петербург опера» камера театрында җырлый. 2009 – 2011 елларда Зур театрның Яшьләр программасы кысаларында белем ала. «Анда безне җырларга, актерлык осталыгына, инглиз, итальян телләренә өйрәттеләр, быел керүчеләрне биюгә дә өйрәтә башладылар», – дип сөйләде Венера. Нәтиҗәдә, унике яшь җырчының өчесен генә Зур театрда эштә калдыралар. Шуларның берсе – Венера. Яшьләр программасы кысаларында укучылар арасында 2 пианист та була. Шуларның берсе шулай ук театрда эшкә калдырыла. Мәскәү егете Венерабызның йөрәген яулый, кыскасы, яңа иҗат гаиләсе барлыкка килә. «Уку дәверендә без Мәскәү консерваториясенең Зур концерт залында чыгыш ясадык, күп кенә чит илләрдә булдык», – дип сөйләде җырчы. Венера Гыймадиева да, Альбина Шаһиморатова кебек үк, Метрополитен-опера, Ла Скала һ.б. мәшһүр театрларда җырлар, бәлки. Бирсен Ходай!

Азия халыклары операда да беренче булмакчы

Фестивальдә Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсында Эдгар партиясен бурят егете Чыңгыз Аюшеев башкарды. Бүген ул К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театрында эшли. Без аннан Бурятиядә опера сәнгатенең торышын сораштык. «1980 нче елларда башкалабызны Милан-Удэ дип йөртәләр иде, чөнки опера сәнгате нык алга киткән иде, – дип сөйләп китте Чыңгыз. – Хәзер исә бурят яшьләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта консерватория тәмамлаганнан соң шул шәһәрләрнең театрларында эшкә кала, чөнки безнең театрда 5 мең хезмәт хакы түлиләр, ә фатир өчен айлыкаренда хакы – 17-18 мең сум. Әмма авыр вакытларда да театрның милли әсәрләрдән йөз чөергәне булмады. Бүген бездә «Энхэ-Булат-Батор» исемле милли операбыз җырлана». «Рольсез интекмисезме, гомумән, опера сәнгатендә үзегезне ничек хис итәсез?», – дип сорыйсы иттем. «Рольләрем бар», – дип тыйнак кына җавап бирде Чыңгыз. – Ә беләсезме, озакламый Азия халыклары операда да гел беренче планда булачак, чөнки бүгенге көндә күбесендә классик музыка гөрләп үсә. Кореядә, мәсәлән, иң арзанлы ашханәдә дә, хәтта бәдрәфтә дә классик музыка яңгырап тора. Дәрәҗәле музыка бәйгеләрендә катнашучыларның 80 проценты – Азия халыклары. Быел Чайковский исемендәге конкурска, азиатларны кертмәскә, дигән әмер дә булган, имеш. Әмма беренче урыннарны барыбер Корея җырчылары һәм музыкантлары алды. Япония, Кытай да максатчан рәвештә классик музыканы үстерә.

Альбина Хьюстоннан кайтты, Бакуга бара

Фестивальнең бер гала-концертында Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Альбина Шаһиморатова да катнашты. Без җырчыдан иҗат эшләренең торышын белештек. Белүебезчә, узган елның ноябрендә Альбинабыз М.Глинканың «Руслан и Людмила» операсында Людмила партиясен башкарып 6 еллык төзекләндерүдән соң Россия Зур театрының яңа сәхнәсен ачты. 5 сәгатькә якын вакыт дәвам иткән спектакль 5 тапкыр башкарылды. Әле күптән түгел генә җырчы Хьюстон Гранд операда Дж.Вердиның «Травиата» операсында Виолетта партиясен башкарып кайткан. Спектакль 7 тапкыр җырланган. «Руслан и Людмила» операсы зур уңыш белән үткәч, февральдә Зур театрда бу спектакльне тагын 2 тапкыр күрсәтергә булганнар. Ә инде Зур театрдан Альбинабыз туп-туры Ф.Шаляпин исемендәге XXX халыкара опера фестиваленә кайтты. А.Шаһиморатова 5 мартта Уфада Башкортстан Республикасы филармония милли оркестрына кушылып җырлаячагы, 10 мартта М.Ф. Ахундов исемендәге Әзәрбайҗан дәүләт опера һәм балет академия театрында Дж.Вердиның «Риголетто» операсында Джильда партиясен башкарачагын, 20 мартта исә Мәскәүнең халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрына кушылып җырлаячагы турында әйтте. Якын киләчәктә җырчы беренче тапкыр Барселонаның «Лисео» театрында җырларга әзерләнә.

Гергиев Универсиадага да киләчәк

14 февральдә маэстро В.Гергиевны Президентыбыз Р.Миңнеханов кабул итте. Алар 2013 елда Казанда үткәреләчәк Универсиада турында сөйләштеләр. Илбашының Казанның 1000 еллыгы мәйданында зур мәдәният чарасы үткәрергә исәбе бар. Моның өчен ул маэстро В.Гергиевны чакырмакчы. Дирижер Лондон симфоник оркестры белән җитәкчелек итәр, аңа кушылып танылган опера җырчысы Анна Нетребко җырлар дигән фаразлар бар.

 

«Сәхнә», 2012, №3 (март)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
473
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы