Галиҗанәп Гөлсем Исәнгулова

Горур күтәрелгән баш, мескенлекнең «м» хәрефе дә чагылмаган күз карашы, төп-төз арка. Шәхсән мин аны патшабикәләргә охшатам. Киенү рәвеше дә үзенә бертөсле. Аны ерактан ук танып аласың. Хәтта мин дә, күзем бик үк яхшы күреп бетермәсә дә, Гөлсем апаны шундук чамалыйм. Тагын шунысы да бар: ул кигән киемнәрне башка кешедә күзаллап та булмый кебек. Әйтерсең лә аның киеме бары тик аңа чамалап бер данә итеп тегелгән. Бер үк колак алкасын ике кигәнен дә хәтерләмим. Кыйммәтлесе дә, бәясе, бәлки, әллә ни зур булмаганы да – оригиналь, күзгә ташлана.

Холкы да үзенчәлекле: кешеләрне үзенә артык якын китерми, бәйсез фикер йөртә, шул фикерен ачык белдерә. Дөресен әйткәндә, мин аннан балачактан бирле бераз шүрлим. Кечкенә вакытта миңа ясаган кисәтүләрен (бала-чага тик тормый бит инде, комачаулаган чагым да булгандыр) ул бик тыныч, тавышын күтәрмичә генә ясый, шулай да ни әйтергә теләгәне шундук барып җитә иде.

Бәлки минем мондый мөнәсәбәтем әти-әни (Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова) карашларыннан да киләдер. Алар үзара Гөлсем апа турында сөйләшкәндә, яратып, «нәчәлнигебез» ни дип әйтер, ничек оештырып алып барыр», дигәнрәк җөмләләр куллана иделәр. Әлбәттә, күбесенчә бу сүзләр щепкинчыларның ниндидер бергәләп үткәргән-ясаган чаралары турында барганда әйтелә иде. Чөнки күп еллар курсташларны барлап тору, оештыру, күмәк чаралар үткәрү, соңыннан бер-берсенең юбилейларына бүләкләр алу (мәсәлән, безнең өйдә «Гөлсем сайлаган бүләк» яки «Гөлсем бүләге» дип аталучы күп кенә оригиналь әйберләр бар), котлау рәвешен әзерләү – барысы да Гөлсем Исәнгулованың таләпчән күзәтүе астында алып барыла. Моңа укыган вакытта Гөлсем апаның староста булуы да, холкындагы зур оешканлык һәм таләпчәнлек барлыгы да тәэсир иткәндер. Бигрәк тә аларны Щепкин исемендәге театр училищесында укыткан Михаил Гладковны Казанда каршылауны оештыру белән бәйле вакыйгалар нык истә калган. Гладковлар пары җәй саен теплоход белән Идел буйлап сәяхәткә чыга, шул сәяхәтнең Казанда бер көнлек тукталышы да бар. Гөлсем апа, күчтәнәчләрен хәстәрләп, барлык курсташларын елга портына алып төшеп, күрешүне оештыра иде.

Холык дигәннән, минемчә, ул артист кешенең эшенә йогынты ясамый калмый. Гөлсем Исәнгуловадагы рухи бәйсезлек, үз бәясен яхшы белүе аның рольләрендә ачык чагыла, дип саныйм.

Гөлсем Исәнгулова дигәч, иң беренче булып аның Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган «Кол Гали»дәге Энҗебикәсе искә төшә. Тәкәббер дип әйтерлек горур, бүгенге сүз белән әйтсәң, шактый амбицияле иде Гөлсем апаның Энҗесе. Шулай да бик сөйкемле, үзен яраттыра белүче, яраттыра белүеннән оста файдаланучы да. Нинди мәкер, хыянәт, явызлыкка сәләтле булуын күреп торсаң да, бу Болгар патшабикәсенә карата ниндидер теләктәшлек кебегрәк хис туа иде. Сабакташлары һәм сәхнәдәге партнерлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев һәм башка артистлар белән алар онытылмаслык спектакль иҗат иттеләр.

Шушында ук Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклендәге Миңзифасы искә төшә бит! Парадоксаль образ. Бер караганда, ничектер ул Гөлсем апага килешми кебек. Автор тарафыннан ук «ямьсез» дип билгеләнгән героиня, гади авыл хатыны. Берничек тә «бикә»леккә тартмый инде. Тик, тукта. Монда да Гөлсем апаның горур холкы образ ачуга ярдәмгә килә. Мескен түгел аның Миңзифасы. Җәмгыять аңа билгеләгән, көчләп таккан урыннан зарланмыйча, үзенең тормыш принципларына хыянәт итмичә яшәүче олы йөрәкле хатын, Ана. Грим ярдәмендә, уены белән үзен «ямьсезләткән» актрисаны ямьсез дип атарга тел әйләнми. Димәк, әсәрнең төп фикере нәни генә штрихлар белән ачыла. Горур күтәрелгән баш, тигез арка, тыйнак һәм матур итеп тезгә куелган куллар...

Менә бит, икесе ике төрле хатын-кыз язмышы, шулай да бергәләп искә төштеләр. Югыйсә, Энҗебикәдән соң Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз»дагы Саҗидә турында язармын дип ниятләп куйган идем.

Туфан Миңнуллинның бу трилогиясендәге («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз») автобиографик элементлар турында әлеге әсәрләр язылган-куелган вакытларда да, бүген дә еш искә алалар. XX йөзнең соңгы чирегендә Казанның татар мәдәни җәмгыятендә кайнаган, аны яхшы белгән кешеләр кайбер персонажлар артындагы конкрет шәхесләрне дә таныйлар. Артистларга бу әсәрләрдә (бигрәк тә соңгы икесендә, дип уйлыйм) уйнавы шактый кыен булгандыр. Чөнки кемгәдер охшату куркынычы бар. Охшатырга ярамый. Моңа ике сәбәп бар. Берсе, аерым параллельләр булса да, әсәр конкрет кешеләр турында түгел. Икенчесе, ялгыш кына кешене үпкәләтергә дә була бит. Саҗидә – татар шагыйре хатынының җыелма образы. Алла сакласын, алар барысы да шундый дип әйтүем түгел. Тик андыйлар да барлыгына ышана күрегез! Бер яктан, ул иҗаттан ерак, беркадәр тупасрак та кебек. Тик Миләүшә үлеменнән соң күреп хушлашу рөхсәтен бары тик Саҗидәгә генә бирә. Димәк, чынлыкта аның үзенчә ихлас булуына һәм тормыш принципларына тугрылыклы булып калуына ышана. Моны Гөлсем Исәнгулова зәркән остасы көмеш беләзекнең бизәген үргән кебек – эшнең ни кадәр авыр булганын һәм читтән карап торучыга гади булып тоелган ысуллар белән эшләде. Күпме вакыт узган – аның Саҗидәсе онытылмый.

Бераз артка чигенеп, Генрих Боровикның Камал театрында «Канлы күләгәләр» исеме астында барган әсәрен искә төшерәм. Чилида Пиночет путчы вакыйгаларына бәйле сәяси трагедия кебек бер әйбер. Мелодрама элементлары да бар. Ух-вах килерлек тә түгел, онытылырга да мөмкин кебек. Ләкин спектакль хәтергә нык уелып калган. Рузия Мотыйгуллина, Шамил Бариев геройлары һәм Гөлсем Исәнгулованың Мартасы шундук күз алдына килеп баса. Аның бөтен барлыгы, сәхнәдә тик кенә басып торуы да ситуациянең никадәр трагик булуына ишарәли иде.

Мин күзәтеп, спектакльләрне даими карап барган вакытларда, Гөлсем апа бик уйнамады диярлек. Театр шундый урын инде. Моны бөтен артист та әйтә. Режиссёр сине «күрсә», репертуарда синең амплуага туры килердәй рольләр булса – җигелеп уйныйсың, юк икән – берни эшләп булмый, тик торасың. Еллар буе роль көтеп яшәгән артистлар бар. Аның каравы – чын артист сирәк бүләк булып килгән рольләрен бриллиантны эшкәрткәндәй бирелеп эшли. Театрдан тыш эшләргә дә ныклабрак катнаша. Күптән түгел телевидениеда Гөлсем Исәнгулова төшкән кыска метражлы бер фильм карадым. Башын күрмичә калганлыктан, исемен атый алмам, сюжеты – Сабантуй бәйрәме, егет белән кыз мәхәббәте турында җырлы-биюле бер тамаша. Нәни генә финанс мөмкинлекләр белән төшерелгән тасмадыр, сизелеп тора, ләкин артистларның уены – таң калырлык. Гөлсем апаның «эре планнары» аеруча яхшы. Күзләре уйнап тора, сөйкемле итеп елмайганда тешләре энҗе ташлары кебек ялтырап китә. Бәлки, Гөлсем Исәнгулова кино йолдызы булыр иде, татар киносы булса...

Равил Шәрәфиев белән сөйләшкәндә, ир-ат щепкинчылар һаман да актив эшлиләр, хатын-кызларыгыз китеп бетте дигәнгә, ул Фирдәвес Әхтәмова һәм Гөлсем Исәнгулованың пенсия яшенә җитеп театрдан китүен горурлык белән аңлатып буладыр дип җавап бирде. Килешәм, шулайдыр. Әнә бит Нидерланд королевасы да күптән түгел үзе теләп тәхеттән баш тартты, бөтен халык моны зур ихтирам белән кабул итте. Гөлсем Исәнгулова театрдан китте, ләкин актриса булып калды. Яңа спектакльләргә килгәндә, юбилейларда сәхнәгә чыкканда аны күреп сокланып аласың, «Галиҗанәп...» дип дәшәсе килеп кала.

 

«Сәхнә», 2013, №7 (июль)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
884
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы