Гыйбрәт өчен кәмит

Укыган кызга өйләнү максаты белән ерактан Казанга килгән байбәтчә Рәшит теләгенә ирешә алмый. Мәгърифәтле Казан кызына өйләнү өчен шөһрәт, нәшрият эшендә иганәчелек, җәмәгать эшләрендә катнашу кирәк дип, «зыялы» татарлар аны тәмам бөлдерә, һәм ул теләгенә ирешә алмый кайтып китә. Бөтен уңышсызлыкларына өстәп, туган ягы Төркестанга ияртеп кайткан җилбәзәк асравын укыган тәрбияле килен дип алдарга мәҗбүр була. Моңа аның үзенең җебегәнлеге дә, туганнарының томаналыгы да, барыннан да бигрәк Казан тормышында чәчәк аткан алдакчылык, бозыклык, намуссызлык сәбәпче.

Быелгы сезон Әлмәт театры тарихына репертуарның классикага йөз тотуы белән кереп калачак. Сезон-га башлангыч биргән премьера – Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» комедиясе шуның бер дәлиле. Сезонның бу үзенчәлеген искәртеп булса кирәк, премьерага тамашачыларның бер өлеше түбәтәйләр һәм калфаклар киеп килде. Шул түбәтәйләр арасында таныш йөз оч-раттым. Белешеп түгел, театрда еш очрашканга гына исәнләшеп йөрибез. Спектакль тәмам булып, чыгу юлы-на юнәлгәч, билгесез танышым белән очраштык. «Йә, ничек?» – дип сорадым. Җитди җавапка өметләнмәгән идем. Ә ул, көтелмәгәнчә, эчтәлекле булды. Театрга тугры әлеге тамашачының премьерага карата фикере болайрак:

– Премьераны көткәндә пьесаны укып чыктым, – дип башлады ул сүзен. – Комедияләргә хас булганча, әсәр тамашачыга чишелешсез проблема куя, гыйбрәт өчен. Бик актуаль. «Назлы кияү» турында татар драматургиясендәге иң көлкеле әсәрләрнең берсе, диләр.

– ... Спектакль турында берәүләр, «классиканы болай сәхнәләштермиләр», диде, «класси-каны төрлечә куеп була», дип каршы килде икенчеләре. Минем үземдә дә спектакльгә карата фикер бер төрле генә түгел. Ошаганы шул: режиссер милли классиканы сәхнәләштерүнең отышлы формасын тапкан. Дүрт пәрдәле, «сүзчән» күренешләргә бай озын әсәрне режиссер Ильяс Гәрәев кыскалыкка оста корган. Аның төзелешен үзгәрткән. Беркатлы байбәтчәнең акчасыннан өлеш көткән «бер журналның мөхәррире Ильяс» һәм «китап сәүдәгәре Әбүбәкер» белән бәйле сәхнәләрне берләштерү отышлы килеп чыккан. Ике яучы карчыкның ызгышы сәхнәсен Рәшитнең «бер ширкәт мөдире Зыя» белән очра-шуы алыштыруы да күренешне җанландырып җибәрде. Аның жанры ук – комедия-мәзәк – спектакльгә җиңеллек хас булырга тиешлеген искәртә кебек... Сценограф Димитрий Хильченконың кулы да шул җиңеллек өчен тырышкан. Сәхнәне артык декорацияләр белән тутыруга каршы рәссам принцибына бу юлы да тугры: бихисап ишекләрдән торган дивар (вакыйгаларның авантюралы булуына ишарә), бик мобиль кровать... Тамаша соңында асрау Гайнинең (Гөлнара Вәлиева) кучер Камәретдин (Эдуард Латыйпов) белән Рәшиткә (Фазыл Насыйбуллин) хыянәтен капларга тиешле затлы юрган-келәм тамаша дәвамында декоратив акцент буларак сәхнә өстендә эленеп тора (стена келәме ул бүген түбән культура күрсәткече. Ә ул заманда!..) Һәм чемоданнар... Алар сәфәр атрибуты да, «эзләнү», бәрәкәтлелек символы да. Тәмле ашар-га яратучы кияү Рамазан алдына асрау Гайнинең ул аш сораган саен чемодан чыгарып куюы, Рамазанның чемодан ачып ризыкланып утыруы шәхсән ми-нем тәэсиргә комачаулык итмәде.

Хатын-кызларның костюмын Димитрий Хильченко бер төрле фак-турадан, бер стильдә уйлаган. Ләкин, персонажның характерына карап, аларга үзгә төс сайлаган, деталь өстәгән.

Наталья Соколова уйлаган пластика һәм хореография дә драматургия материалын матурлык, яктылык белән  тулыландыра, җиңеллек өсти. Музыкаль бизәлештә дә сизелә ул. Спектакль өчен музыка махсус язылмаган. Вакыйгалар барышына бәйле рәвештә музыкаль темалар: җитез чарльстон, салмак шәрык моңнары игътибарны артык үзенә җәлеп итми, ләкин аның барлыгын тоясың. Алай да Гайнинең Камәретдин белән очрашкан күренешләрне караганда спектакльдән читкә китеп алдым. Бу икәүнең «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән...» дип сузуы җырны аерым тыңларга, тамашаны аерым карарга мәҗбүр итте. Җыр сүзләре бик таныш булу комачауладымы, әллә җырны башкару осталыгы, уеннан яхшырак булдымы соң?!

Менә шушы урында әңгәмәдәшем-нең спектакльгә карата икенче карашы өскә калыкты:

– Режиссер, рәссам һәм балетмейстер – форма осталары, – дип дәвам итте ул тамашачы анализын. – Тик «форма» белән актерлар уены арасында тәңгәллек тулы түгел дигән тәэсир калды. «Күпсүзле» бу әсәр актерлар спектакле булырга тиеш түгелме икән?! Характер, мимика, җанлылык, тәэсирлелек җитмәде. Классик әсәр өчен вакыт кысалары юк. Тормыш итү шартлары үзгәрде, ә без шул ук. Намус һәм кабахәтлек, комсызлык – мәңгелек сыйфатлар икән ләбаса. Алар баш булганда кешеләр дә, җәмгыять тә чарасыз. Шәп персонажлар, характерлар ярдәмендә фикерне замандашларны оялтырлык тулы итеп җиткерә алмадылар.

Иң күренешле персонаж – төп геройның «күп ашаучы җизнәсе Рамазан». Бу рольне Пермь якларыннан труппага яңа гына килеп кушылган Ирек Шәрәфетдиновка тапшырганнар.

Шунысы күзгә ташланды: режиссер спектакльгә шактый вакыт рольсез торган өлкән һәм урта буын актерларны җәлеп иткән. Зыя ролендәге Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевне, Рәшитнең әнисе Гөлбану образын тудырган Татарстанның халык артисты Луиза Солтанованы тамашачы сагынган икән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Горбатов (Ильяс) уены ышандырды. Нәгыймә образындагы актриса Римма Гайсинага табигый сөйкемлелеге бик ярдәм итте.

Мәскәүнең «Кече драма труппасы» театры җитәкчесе Елена Антонованың шундый фикерен укып ошаткан идем: «без спектакль җитештерүчеләр түгел, ә иҗтыяҗы югары классик әдәбиятка юнәлдерелгән театраль труппа. Ихтыяҗ – классиканы яңача тәкъдим итү белән чикләнү түгел, ә автор фикеренең югарылыгын тану дигән сүз. Димәк, труппаның профессиональлегенә дә таләпләр арта». Рәшит ролен башкарган Фазыл Насыйбуллинны сәхнәдә еш күрәм. Ләкин аның уенын карарга дип йөрмим театрга. Бу юлы да ул үзенең актер Фазыл икәнлеген оныттыра алмады. Актриса Гөлнара Вәлиевага эпизодик рольләр күбрәк килешә. Андыйларда ул янып тора, хәтердә кала. «Назлы кияү»дә спектакль башында Гайни образына яхшы керешкән иде, тик азакка образы бераз сыегайды.

Режиссерның китап сәүдәгәре Әбүбәкер образына актриса Зөлфия Газизованы сайлавы башта аңлашылмаган иде. Шуңа күрә спектакль барышында Әбүбәкер түгел, сәхнәдә Зөлфия уйнады. Соңрак шундый фикер килде: режиссерның, «хәйләкәрлек җенескә карамый, бу урында теләсә кем булырга мөмкин», диюе булгандыр, мөгаен.

Җиһан, Шәмси, Зөһрә, Сәлимә... Бу образларда «яши» башлаган актрисалар тамашачыны көлдерүне өстен чыгарып, ара-тирә арттырып җибәрделәр кебек... Спектакльгә үсәргә урын бар. Бер танышым әйтмешли, начар әйберне генә тәнкыйтьләп булмый ул, дип, уйларына нокта куйды танышым.

Уйнау осталыгы турындагы фикергә режиссер Ильяс Гәрәев: «Фестиваль, гастрольләр арасында репетициягә вакыт аз булды», – дип актерларын аклады. Тәүлектә 24 сәгать кенә, нишлисең?!

«Сәхнә», 2011, №11 (ноябрь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
558
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы