Хәйран калдым! Гашыйк булдым! Мин сокланам!

 

Хәйран калдым! Гашыйк булдым! Мин сокланам!

Татарстанның халык артисты, Рафаэль Төхфəтуллин премиясе лауреаты Луиза Солтанова бу сүзлəрне Ризван Хəмиднең «Олы юлның тузаны» əсəре буенча куелган моноспектакльне (режиссёр Дамирə Кузаева) тасмага язган телевидение режиссёрыннан ишетə. Ə менə яраткан тамашачысының һəр спектакльдəн соң шушы хислəр белəн китүен юбиляр күңеле белəн тоядыр. Луиза Солтановага 70 яшь. Бүген сəхнəдəге актрисаларның бик азына гына «танылган», «бөек» кебек бəялəмə килешеп тора. Лаеклылар рəтендə мин Луиза Солтанованы атар идем. Аның 50 елдан артык сəхнə биографиясенə ихлас, хисле һəм тирəн 100дəн артык образ язылган. Театрның бүгенге репертуарындагы спектакльлəрнең дистəгə якыны аның катнашында уйнала.

Мансур Гыйлəҗев əсəре буенча куелган «Оҗмах капкасы» спектаклен карагач, аның чын яшен белгəн мин хəйран калып утырдым. Сатучы Зəримə ролендə – ул. Көдрə чəчлəрен өеп ясаган ыспай причёска, гəүдəсенə килешле кофта, һəр адым саен «биеп» торган ачык соры төстəге итəк, үкчəле түфли... Каян килгəн «җитмеш» инде ул?! Гомумəн, актриса яшькə буйсынмый булса кирəк. Ул нинди күлмəк кисə – яше шуңа тəңгəл. Бер ун (!) еллар элек «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендəге Талиясен күреп шаккаттым. Яшь чагында кигəн борчаклы кыска күлмəгендə нəкъ үсмер кыз иде...

 

Асыл сөяк зур булмый

Сугыш вакытында һəм аннан соң туган буынның тормышы мəгълүм: ачлы-туклы көнкүреш, кияргə кием юк. «Шул кияргə юклык сəбəп булгандыр, ул вакытта кыш бигрəк салкын тоела иде», – дип искə ала балачагын Луиза Солтанова.

Мəктəптəн соң Лениногорскида төзелеш белгечлеге алып Əлмəткə килгəн 16 яшьлек кызыкайларга эш җиңеллəрдəн бирелми. Шулай да кичлəрен яшь җилкенчəк драмтүгəрəккə йөрергə вакыт та, телəк тə, көч тə таба. Шунда Əлмəт драма театры администраторы Луизаның Галиябануын күреп кала. Көннəрнең берендə актриса Лəлə Садыйкова төзүче кыз яшəгəн тулай торакта театрга чакырып хат калдырып китə. Хəбəр килүгə үк бармый əле ул. Нефть техникумына керергə əзерлəнə. Лəкин күрəчəге аны барыбер театрга тарта. 18 яшьлек чибəр, зифа сынлы, янып торган кыз Əлмəт театрына 1962 елда аяк баса. Ни өчен нефтьче булу уеннан кире кайта соң ул?

– Əти ятим үскəн безнең. Кайда җылы мунчада кунып, тапканы белəн тукланып йөргəн чагында Əлмəт театрының танылган артисткасы Лəлə Садыйкованың əтисе үзлəренə алып кайта аны. Аларда тамак ялына эшлəп, киң күңелле кешелəр арасында үскəн əти... Соңрак инде безне дə бер дə онытмадылар, авылга килгəндə керми калмыйлар иде, – дип хатирəлəрен яңарта Луиза Солтанова. – Бер килүлəрендə мин Лəлə апаның җырлаганын ишетеп елаганымны да хəтерлим.

Шулай бервакыт театр гастрольгə килгəч, артистларны мəктəпкə очрашуга чакыралар. Луизаның Казанга җыр буенча олимпиадага əзерлəнгəн чагы була. Авылдагы бердəнбер патефонны кабат-кабат əйлəндереп, бик тə озын халык җыры «Дыранча»ны өйрəнə ул. Лəлə Садыйковага шунда «Солтанов абыйның» кызын тыңлап карарга тəкъдим итəлəр. Җырлавыннан туктаган кызга мөрəҗəгать итеп актриса «башын болайрак башла», – ди дə сузып җибəрə. Андагы моң...

– Шул вакытларда гашыйк булганмындыр театр сəнгатенə. Гомумəн, татар миллəтенең күңелендə сəнгать орлыгы булган. Авылда гармун уйнамаган бер генə ир-ат та юк иде бит, – ди Луиза Солтанова, театрга килү сəбəплəрен барлап.

Аңа һəм бертөркем яшьлəргə җай килеп тора – ул вакытта театрның сəнгать җитəкчесе Габдулла Йосыпов, театр студиясе оештырып, яңа килүчелəрне сəхнə сəнгате серлəренə төшендерергə уйлый. Актёр тормышын болай күз алдына китерми ул. Шулкадəр ярлылык. Театрның бар булган байлыгы – элеккеге айныткыч урнашкан иске авыл өе (столярлар шунда эшли) һəм Совет урамындагы хəзерге телекомпания урнашкан бинада директор белəн хисапчыга бер бүлмə. Җыелышларны ачык ишектəн баш сузып тыңлыйлар. Гастрольлəрдə тапкан мал – он, булса – ит. Əле аны да табаклап, кисəклəп бүлəлəр.

– Шуларны искə алам да халыктагы оптимизмга хəйран калам. Бары һөнəрен чиктəн тыш яратканнар гына моңа түзгəндер.

Луиза Солтанованың театрда беренче роле – режиссёр Хəким Сəлимҗанов куйган «Зур туй» спектаклендə гармунчы кыз Гөлчəчəк образы. Ул заманда герое авызыннан чыккан «асыл сөяк зур булмый ул» репликасының үзе хакында булуын тоймагандыр да əле. Ə менə үзенең актриса булуын күрсəтергə омтылышы сизелə.

– Белми эшлəгəн ялгышым булды, – дип көлеп сөйли халык артисты. – Беренче спектаклемə бөтен дусларны чакырдым. Килегез, үзем кертермен дип ышандырдым. Һəм кертə дə. Театр җитəкчелəре, өлкəн артистлар алдында арткы ишектəн барысын да сəхнə аша тамаша залына озата.

– Спектакльдəн соң: «Менə ичмасам, бөтен Əлмəтне спектакльгə чакырып Луиза кинəнде», – дип көлделəр.

 

Яланаяклы кыз

Фикер сөреше гел 60-70нче елларда иҗат иткəн өлкəн буын актёрларга əйлəнеп кайта.

– Ул чорда труппаның гастрольлəре алтмышар көнгə сузыла иде. Олыларның: «Ничек йөреп кайтырбыз микəн», – дип борчылуларын əле дə хəтерлим. Ə мин җилкенəм. Парижга җыенаммени?! Боларны сөйлəгəндə актрисаның күзендə чаткылар кабына. «Ул кайтты», «Тальян моңы», «Зур туй» белəн иҗади сəфəрне Казанда башлыйлар. Арча, Кукмара, Саба, Мамадыш... Бер район да калмый. Халык соравы буенча һəр җирдə икешəр көнгə тоткарланып, Луиза Солтанованың беренче гастрольлəре өч айга сузыла.

– Йөк машинасы белəн көне буе батып ятып, бер авылга төнге унбердə барып җиттек. Төн уртасында кемгə урнаштырырлар инде, дибез. Барсак, клубта ут яна, бөтен халык урамда безне көтə. «Ура» кычкырдылар. Арыдык, уйнамыйбыз дип карыйбыз – китмилəр. Уйнадык. Алар шатланды, безнең күңел булды. Тамашачының ихлас яратуы көч бирə аларга. Хəзер спектакль ахырына старт сызыгындагы спортчыларны хəтерлəткəн тамашачыларны искə төшерəм дə, Луиза ханымның гастрольлəрдə тамашачы конференциялəре уздыруларын ишетеп сүзсез калам.

– Беркем китми иде. Фикерлəрен əйтəлəр, беркетмə төзелə. Аяз Гыйлəҗевның «Əгəр бик сагынсаң» спектакленнəн соң бигрəк – халык кымшанмый да иде. «Авторга əйтегез, без бу спектакльнең дəвамын көтəбез», – дилəр, хат язалар... Театрга халыкның шундый мөнəсəбəтен күргəн кеше мин. Бу төш кебек. Айныйсы килми...

Табигый сəлəте, моңы, сөйкемлелеге, темпераменты белəн Луиза Солтанова театрда эшлəгəн беренче елларында ук таныла. Бер төп рольдəн икенчесенə күчə-күчə яшь актриса сəхнə осталыгын тагын да чарлый. Зөһрə (Фəтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрə»), Хəмдия (Мирхəйдəр Фəйзи «Ак калфак»), Мəйсəрə (Кəрим Тинчурин «Зəңгəр шəл»), Гөлəндəм (Аяз Гыйлəҗев «Яланаяклы кыз»)... Гөлəндəменнəн соң халык театрга нəкъ менə яланаяклы кыз-ны күрергə йөри башлый да.

– Репетициялəр хəтеремдə əле. Мин спектакльдə еларга тиешмен. Булмый гына. Шуннан режиссёр Габдулла Йосыпов: «Луиза мин көткəнне чыгармаса, беркем кайтмый, төнгə кадəр эшлибез», – дип олыларны пошаманга салды. Лəлə апаның кызы – имчəк бала, ул «аһ» итте. Минем аркада! Сөмсерем коелды, күздə яшь, туктап кына булмый. «Мен, сөйлə монологыңны», – дип мəҗбүрилəп сəх-нəгə менгерде режиссёр. Шул халəтне башка онытмадым. «Йолдызлы» сəгате дип санамый ул ролен. Бер роль белəн генə халык хəтеренə керергə кино түгел бит. Тамашачы күңелендə дəвамлы хезмəт белəн генə калып була дигəн фикердə актриса. Шулай да ул роль аңа паспорт урынына кала дисəң дə була. «Яланаяклы кыз» дип йөртə башлыйлар үзен.

– Үзем дə яраттым ул рольне, тамашачы да... Бигрəк нечкə күңелле, сами-ми иде ул вакытта халык. Нəрсə əйтсəң, шуңа ышана. Сəхнəдə герой егылып үлсə, күз яше агызып елый... Ə хəзер? Телевизордан да, тормышта да ничек ал-данганын аңлап яши бит замандашлар. Шуңа күрə сəхнəдə үлемеңə ышандыру өчен шактый тир түгəргə кирəк, – дигəн нəтиҗə ясый ул.

 

Алтмышта да уналтыда сыман

Репертуарына күз салам да, режиссёрлар актрисаны тискəре образда күрмəгəн икəн дигəн уй килə. Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»нда – Алиман, Габит Мөсрəповның «Козы-Көрпеш һəм Баянсылу»ында – Баянсылу, Максим Горькийның «Васса Железнова»сында – Рашель, Леонид Леоновның «Фаҗига» спектаклендə – Ольга, Мостай Кəримнең «Ай тотылган төндə» трагедиясендə – Шəфəкъ – əлеге һəм башка бихисап образлары фикеремне раслый.

– Шулай булды шул. Кайчан тискəре роль бирерлəр икəн дип көттем. Лəкин сəхнəдə Гөлəндəм, Талия кебек кызларны уйнап йөргəндə (Ул əле 90нчы еллар башында да яшь җилкенчəклəр ролендə. – Л.М.) театрның баш режиссёры Гали Хөсəенов Мəдəния əби («Əгəр бик сагынсаң», Аяз Гыйлəҗев) ролен биргəч, сүзсез калдым. «Уйнамыйм», – дим. «Уйныйсың, мин синең шундый рольлəргə күчкəнеңне белеп китəргə тиеш», – дип күндерде.

Яшь героиняларны уйнарга күнеккəн актрисаларның əлеге күчешне үтə дə авыр кичерүлəре, аны бəхетсезлек дип кабул итүлəре турында укыган бар. Луиза Солтанова исə зирəк режиссёр ихтыяры белəн бу чикне җиңел үтə.

– Алдыралмам сыман тоелган иде. Əби күлмəге сорап алдым. Шуны кию җитте. Эчке халəтем əбигə əйлəнде (Əйтəм бит: үзгəрер өчен актрисага күлмəк алыштыру да җитə. – Л.М.). Шул вакыттан характерлы рольлəр уйныйм. Андыйлар миңа уңай образларга караганда күбрəк лəззəт бирə. Таҗи Гыйззəтнең «Бишбүлəк» драмасында Камəр образын яратып эшлəдем. Йөземне танымаслык итеп үзгəрттем: борынны күтəрттем, күзлəрне кыстым... Премьерага сеңлем килергə тиеш иде. Ишекне ачты да бу, миңа карап: «Луизаны чакырыгыз əле», – ди. Тамаша залындагылар да: «Бу нинди килбəтсез артистка икəн», – дип баш ватып утырган.

Таҗи Гыйззəтнең быелгы сезонда сəхнəгə куелган «Кыю кызлар»ында (режиссёр Илдар Хəйруллин) Җомабикə абыстае үзе ни тора!

Ә күңелендə аның бүгенге заманның чын Ана образын иҗат итү телəге бар. Ул үзе тормышта бу ролен лаеклы башкарган əни. Сəхнəдə мəхəббəт тарихлары уйный торгач, партнёры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Рафаэль Төхфəтуллин премиясе иясе Камил Вəлиев белəн гаилə корып, ике ул үстергəннəр. Хəер, сəхнəдəге Ана образлары болай да байтак, лабаса. Ризван Хəмиднең «Олы юлның тузаны» монодрамасын хəтерлəүчелəр бардыр. Ул вакытта əлеге моноспектакльне Əлмəт театрында гына түгел, татар театрында вакыйга дип бəялилəр. Нəүхəбəр карчык авылдагы нигезе белəн саубуллашып, шəһəрдəге улы янына китəргə ниятли. Җыена, лəкин китми. Бүгенге авыл картларының күбесенə хас бу халəтне – кешенең туган-үскəн җир белəн бəйлəнешен, чор үзгəрешлəренə бəйле рəвештə, торган саен көчəя барган шəфкатьсезлекне, гамьсезлекне, акча колы булуны кире кагуын, əлеге каршылыкның фаҗигале булуын ачык чагылдыра ул. «Нəүхəбəр карчык роле белəн Луиза Солтанова лирик, йомшак, мөлаем ана образын бөтен тирəнлеге белəн сурəтлəде. Безгə сəлəтенең көтелмəгəн якларын ачып салды». Əлеге уенына ул вакытта шундый бəя бирелə.

– «Син алынсаң гына эшлим», – дип, бу рольне Дамирə Кузаева тəкъдим итте. Укып чыгарга гына сəгать ярым вакыт кирəк. Зур имтихан булды ул минем өчен. Һəр уйнаган саен бөтен энергия суырылган халəттə кала идем. Ни галəмəт булгандыр – бик кибектерə иде. Спектакль башланганчы 3 литр су китертəм, шуны эчеп бетерəм. Өйгə кайткач та рəттəн 7-8 чынаяк чəй керə дə бетə. Халык күп йөрде аңа. Ə хəзер килмəслəр иде. Өч актёр уйнаса да, кул селти хəзер тамашачы.

 

Уйлары – үткəннəн бүгенгəчə

«Теге чорны сагынам. Искə алсам да яшəрəм, рухым күтəрелə. Нинди актёрлар бар иде, киттелəр инде... Аларның эштəн тəм табып, театр яшəсен дип, миллəт өчен тырышып эшлəве аркасында, тамашачы тарафыннан хезмəтенең макталуы нəтиҗəсендə театр биналы булды. Элек бит театрга җитəкчелəр еш килə иде. Ринат Галиев, Илдус Гəрəев... Үзбəк Саттаров эшкə җəяү йөри, урамда очратса, баш иеп исəнлəшеп китə. Бу бинаны шундый шəхеслəрнең театрга мөнəсəбəтенə һəйкəл дип кабул итəм мин.

Хəер, дөнья үзгəреп тора. Кайвакыт «эх» дип күңелсезлеккə бирелəбез, лəкин тормыш беркайчан да бер төрле генə бармый. Килəчəк ничек булыр? Анысын вакыт җаваплар. Ə театрыбыз тырыша. Төрле проектлар эшлилəр. Бик көчле яшьлəр килде бит. Безнең чорда хəрəкəт бик модада түгел иде. Ə хəзер пластика көчле (Луиза ханым яңа стиль спектакльлəрдə уйнарга бер түгел – мең риза – Л.М.)... Лəкин бер нəрсə белəн риза түгелмен – тел аксый. Театрның башка сəнгать төрлəреннəн аермалыгы да шул бит – тамашачыга җиткерəсе иң əһəмиятле сүз була. Аны ишеттерергə кирəк. Акыл белəн классиканы заманчалаштыруга алынганнар аны ирештерə белə. Татар театр сəнгатендə каш ясыйм дип, күз чыгаручылар да бар. Мин үзем моңлы, тормышчан спектакльдə уйнар идем. Элеккеге халəт сагындыра. Аңа тамашачы һичшиксез йөрер дип ышанам. Юкка гына соңгы вакытларда киноиндустрия дə шул вакытларга əһəмият бирмидер. Начармы ул, яхшымы – ул тарих. Аннан соң – тарих кабатлана дигəн гыйбарə дə бар бит. Иҗат гомеремдəге моңарчы уйнаган рольлəремнəн ризамын. Хыялымда йөрткəннəрен уйнаганмын. Бəлкем китəргə дə вакыттыр. Безнең профессиянең аермалыгы һəм авырлыгы шул – актёр китə алмый интегə. «Җитмешкə җиттем инде, башка роль бирмəгез», – дип тел əйтергə җыена. Əмма... Уйныйсы килə. Күңел яшь. Күңел дə картайса, яшəргə авыр булыр иде».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
589
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы